Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә cәяси корбаннарны искә алу үзенчәлекле булды


Башка еллардан аермалы буларак, хокук яклаучылар һәм хакимият вәкилләре бер үк вакытта җыелдылар.

Элекке елларда рәсми чара иртән уза иде. Ә бу юлы алар 12 сәгатькә – хокук яклаучылар вакытына килделәр.

Рәсми чарада өлкә башлыгының Гражданлык җәмгыятен булдыру мәсьәләсен тормышка ашыру буенча киңәшчесе Александр Павлов һәм Шәһәр думасы рәисе Василий Гвоздев чыктылар. Алардан соң - бабасы эзәрлекләнгән Валентина Крылова.

Смоленкски өлкәсеннән аны Молотов (бүгенге Пермь) өлкәсе Чусовская районына олактырганнар. Нәни оныклары белән бергә. Валентина ханым да шундагы кысан баракларда гомер кичергән.

Соңрак - китерелгән чәчәкләр бәйләмнәре Хәтер обелискы янына куелдылар. Шуның белән рәсми чара тәмам булды. Халык таралгач, шәхси сөйләшүдә хокук яклаучыылар оешмасы вәкиле Федор Романов үз фаҗигасе белән таныштырды.

Ул исә бабасының кайда үлгәнен дә белми. Ә әбисе, оныкларын коткарып калу өчен үзе үк ачка үлгән.

Мөнир Насыйров әйтүенчә, алар төштән соң җыелачаклар. Әлегә монда килмәгәннәр яки килеп-киткәннәр белән телефон аша хәбәрләшеп була. Аерым җыелынуң мәгънәсе – хакимиятнең һәм хокук яклаучыларның карашлары тәңгәл килмәүдә.

Хакимият бары тик Сталин чоры корбаннарын гына күздә тотса, хокук яклаучылар исә бүгенге сәяси эзәрлекләнүчеләрне дә яклау өчен тырышалар. Шулай ук, Юрий Щекочихин, Анна Политкоская кебек корбаннарны искә алу өчен.

Соңрак шул ук Мөнирнең телефон аша хәбәр итүенчә, 14 сәгатьтә узган чарада нибары 9 кеше катнашкан. Һәм шул ук чамада милиция хезмәткәрләре аларны “саклап торганнар”. Шигарьләрен төреп куйдырганнар: узып баручы халык күрмәсен-укымасын өчен. Хокук яклаучылар фикеренчә, элеккедән дә катырак заманалар кайта күрәсең.
XS
SM
MD
LG