Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Мәктәптә укучыларның ата-аналарыннан акчаны төрле юллар белән һәм төрле әйберләргә җыялар. Ә акча ихтыяри бирелергә тиеш.

Әлбәттә бер генә ата-ана да үз теләге белән акча илтеп бирмиячәге көн кебек ачык: беркемдә дә "артык" акча юк. Шуңа бу тәртип эшләми һәм эшләмиячәк тә. Мәҗбүрине ихтыяри итү килеп чыгачак.

Мәктәп башлыгы акча җыярга гади класс җитәкчесе яки укытучыга куша, ә директорга район мәгариф идәрәсе башлыгы боерык бирә. Мәгариф идәрәсенә өстәрәк торучылар куша. Мондый система укучыларны театр яки музейга алып бару очрагында кулланыла. Казандагы мәктәпләрнең берсендә укытучы булып эшләүче Алинә: “Әлеге музей, театрлар шул ярдәмдә акча эшли. Ә без директор кушкач балалардан акча җыярга мәҗбүр”, ди.

Акчаны шулай ук кайвакыт мәктәп кирәк-яракларына да дип сорыйлар. Әмма ул акчаның кайда китүе генә аңлашылмый. Хәзер гомумбелем бирү учреждениелары үсеше өчен иҗтимагый хәйрия фондлары оешкан. Әмма тәртип нигезендә, анда теләгән кеше генә акча бирергә тиеш.

“Казандагы 90нчы гимназиядә мондый фондта һәрбер ата-анадан 600 сум җыя торган булганнар. Әлеге район прокуроры фондны бетерүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте”, диде яшүсмерләр турындагы кануннарны күзәтчелек итү һәм үтәү бүлеге прокуроры Альбина Камалова.

Татарстан прокуратурасы исә канунсыз акча җыючылар җәзасын алырга тиеш дигән фикердә тора.

“Узган елны бюджеттаны тыш акчаларны мәктәпкә җәлеп итү нигезендә зур тикшерү узган иде. Шуның нәтиҗәсендә, 78 мәктәп җитәкчеләре, 6 мәгариф министрлыгы хезмәткәре тәртип җаваплылыгына тартылды”, диде Камалова.

Аның әйтүенчә, һәр кеше ихтыяри рәвештә акча бирә ала, әмма күләмен билгеләү һәм мәҗбүри итү тыелган.

Берничә ел элек мәсьәләне әзме-күпме хәл итү өчен мәктәпләрдә химаячеләр шурасы оешты. Анда кергән укучыларның ата-аналары акчаларның кайда тотылганын күзәтеп барырга тиеш. Әмма Камалова әйтүенчә, бу шулай ук кануни түгел.

“Моның өчен бюджеттан тыш фонд ачылырга тиеш һәм барлык акча кемдәдер түгел, ә хисапта булырга тиеш”, диде ул.

Әлбәттә ата-ана акчаны ихтыяри бирергә тиеш диелә. Ләкин ул вакытта акча бирмәүче ата-аналарның балалары зыян күрәчәк. Ә баласының кимсетелүен, түбән билге алып кайтуын берәү дә теләми.

Мисал өчен, Югары Осланда 9 һәм 11 сыйныф укучыларыннан мәктәпне тәмамлау таныклыгын алу өчен 50 сум җыйганнар. Мондый вакыйга өчен ата-аналар соңгы тиенен дә бирергә риза.

XS
SM
MD
LG