Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29

Истанбул биржасында акция бәяләре күтәрелде дип кенә, Төркия икътисадының тиз арада җитди кризистан котылуын көтеп булмый.

Төркиядә матбугат чараларының 30 октябрь саннарында “Долларның бәясе тизлек белән төшә, биржа ифрат дәрәҗәдә күтәрелә” дигән мәкаләләр күренде. Шушы хәбәрләргә караганда, төрек биржасындагы күтәрелеш, чит ил валюталарының һәм процент белән дивидентларның төшүве аркасында төзәлә башлады. Ике көн элек Истанбул биржасында акцияләрнең уртача бәясе 25 мең бал тирәсендә булса, 30-нчы октябрьдә 27 меңгә хәтле күтәрелде. Доллар исә 1 лира 70 тиеннән 1 лира 48 тиенгә, евро исә 2 лирадан 1 лира 95кә төште. Бу хәбәрләр шатлык тудырырга тиешме дигән сорау туа. Истанбул биржасындагы акция пайларның 70 % тирәсе чит ил капиталына бәйле. Димәк, биржадагы акционерлар оттырса да, отса да, төрекләрне бик кызыксындырмаска тиеш. Чөнки биржада казанылган акчаның 70 % чит илләргә китә. Илнең экономикасы тик биржадагы аксияләрнең алыш-бирешеннән килгән файда яки зыянга бәйле түгел. Дөрес, төрекләр шатланырлык хәбәрләр көтәләр. Табигый төрек ватандашлары гына түгел, бигрәк тә хөкүмәт өчен яхшы хәбәрләргә мохтаҗ. Чөнки халыкны тынычландырарга кирәк.

Чынбарлык ничегрәк тора, моны эшен югалтканнарга, фабрика-заводларын япканнарга һәм гомумән киләчәккә өмет белән карамаганнардан сорарга кирәк. Ваклап сатучылар, ягъни вак яки эре кибет хуҗалары алыш-бирешне җанландыру, халыкны алыш-бирешкә өндәү өчен чаралар уйлый башладылар. 2001 елгы экономик кризис вакытында, халыкны экономия ясамыйча элеккечә әйбер алырга өндәгән “Төркия өчен” дигән компанияләр үткәрелгән иде. Шушы компаниянең файдасы да аз-маз булган иде. Бу юлы да вак кәсепчеләр Төркиянең иң зур сәүдә оешмасы - Истанбул Сәүдә Оешмасы белән шундый бер яңа проект булдыру өчен бәйләнешкә керделәр.

Кайбер экономистлар һәм зур эшкуарлар хөкүмәтне Халыкара Валюта Фонды IMҒ белән контракт төзергә чакыралар. Премьер-министр Тайип Эрдоган: “Без аларның тәгълиматы белән икътисадыбызны алып барырга җыенмыйбыз”, ди. Чөнки IMF үзенән кредит алган илдән, кайбер экономик шартлар үтәвен таләп итә. Ягъни хөкүмәтләр үз экономикаларын IMF тәгълиматына күрә алып барырга мәҗбүр булла. Мисал өчен IMF бүгенге көндә дәүләтнең төрле тармакарында экономия ясарга чакыра, ә Тайип Эрдоган моның белән риза түгел, чөнки киләсе март аенда җирле сайлаулар булачак. Ул Төркиянең бурычын артыру хисабына булса да, халыкны вакытлыча төрле субсидияләр белән канәгатьләндерергә тели.

Төркиянең иң зур банкаларында Эш Банкасы генерал директоры Эрсин Өзинҗә дә “Безгә IMF түгел, ә кредибилитет, ягъни ышаныч атмосферасы кирәк. Моның өчен исә илнең яхшы алып барылуы бик мөһим”, ди. Ул башта тышкы сәүдәдәге дефицитның киметелүе шарт, чөнки экономик куркыныч, социаль куркынычка әврелде дип белдерде.

Чыннан да Төркия хөкүмәт күрсәтергә тырышканча шатланырлык вәзгыятьтә түгел. Алманиянең “Deutshe Bank” исемле банкының исәпләүләренә караганда, Төркиянең экономикасын торгызу өчен 90 миллиард доллар кредитка ихтыяҗ бар. Бу турыда американ газетасы “The Washingon Post” язды. Француз газетасы “Le Monde” исә “Төркия горурлыгыннан ваз кичеп, Халыкара Валюта фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш, чөнки ил һәлакәткә таба бара” дип язды. Британиянең экономика газтеасы “Financial Times” исә Көньяк Африка белән Төркия кебек зур чит ил бурычлары булган илләрнең IMF-дән кредит алу өчен кирәкле таләпләрне тормышка ашыруның кыен булуы турында яза.

XS
SM
MD
LG