Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:22

Русия, Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында 20 елга сузылган Таулы Карабах низагын чишүдә арадашчы ролен башкарып, Кавказдагы дәрәҗәсен арттырырга җыена.

Рәсми Кремль белдерүенчә, Русия президенты Дмитрий Медведев якшәмбе көнне Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан президентлары белән очрашачак.

Рәсми Кремль, Әрмәнстан башлыгы Серж Саркисиян һәм Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевнең Карабах мәсьәләсен сөйләшү өчен Мәскәүдә 2 ноябрь көнне очрашачагын белдерде. Әлеге җыенга Русия президенты Димитрий Медведев тә катнашачак.

Азатлык радиосының Кавказ төбәге белгече Лиз Фуллер, Русия бу адымы белән, Грузия низагыннан соң, үзенең Кавказда бары тик низаг чыгаручы ил булмавын, шул ук вакытта анда дәвам иткән башка низагларны чишү өстендә эшли алачагын күрсәтергә тырыша дип фаразлый.

Фуллер: "Русия хәзер элекке Советлар берлегендәге кебек, низагларны чишүдә әле мөһим роль уйный алачагын күрсәтергә тырыша" ди.

Таулы Карабах мәсьәләсен чишүне Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Минск төркеме үз өстенә ала. Әлеге төркемгә Франция, Русия һәм АКШ керә.

Фуллер, бу төркемнең эшчәнлеге кысаларында, Русия, Азәри-Әрмән низагын чишү эшендә үз тынычлык саклау көчләренең ролен ныгытып, төбәктәге Русия йогынтысын арттыра алыр дигән фикердә тора:

“Минск төркеменең төп бурычы Карабах мәсьәләсен чишү. Ләкин чишелә алмаган проблема - Карабахның Әрмәнстанга караган өлешенә халыкара тынычлык саклау көчләрен кертү мәсьәләсе. Бу хакта, минем уйлавымча, Медведевнең, Алиев һәм Сааркисиянга мондагы Халыкара тынычлык саклау көчләре арасында рус хәрбиләренең саның арттыру яисә аларны тулысынча рус хәрбиләреннән калдыру хакында тәкъдиме булачак.”

Фуллер һәм башка белгечләр, Русия август аенда көнбатыш яклы Грузия белән булган низагтан соң, Кавказда, үзенә беректәш булган Әрмәнстан ярдәмендә үз йогынтысын саклап калырга тырыша дип фаразлый.

Таулы Карабах мәсьәләсе соңгы көннәрдә халыкара сәясәттә еш телгә алына башлады. 17 октябрьда Ереванга рәсми сәфәр белән килгән АКШ дәүләт секретары ярдәмчесе Даниел Фред, анда алып барган сөйләшүләрдән соң, 20 елга сузылган мәсьәләне инде чишеп була дигән фикергә килгән иде.

Сентябрь аенда, Сааркисиян чaкыруы буенча Төркия президенты Ереванга килгән иде. Азәрбәйҗан белән якын мөнәсәбәттә торган Төркиянең, Әрмәнстан белән озак еллар бернинди дипломатик бәйләнеше юк иде. Гүлнең Ереван сәфәре шулай итеп озак еллар Анкара - Ереван арасында каршылыклар сәбәпле туңдырылган мөнәсәбәтләрнең яңадан җанланып китүенә өмет тудырды. Һәм ул шулай ук Карабах низагын чишү юлында да уңай тәэсир ясады дип фаразлана.

Таулы Карабахта 6 ел дәвам иткән низаг вакытында 30 меңнән арткы кеше үтерелде, 1 миллион кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр ителде. Бу вакыйгадан соң да бәрелешләр дәвам итте. Кертелгән халыкара тырышлыкларнын берсе дә бу низагны чишүгә җавап бирмәде.

XS
SM
MD
LG