Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

АКШта газеталарның тиражлары, таралу күләме кими. Кайбер басмалар интернетка күчә. Татар басмаларын да шул үк хәл көтмиме?

Кушма Штатларда газеталарның таралу һәм сатылу күләме кими. Бу хакта АКШта матбугатны тарату өлкәсен күзәтүче Аудиторлар бюросы хәбәр итте. Бюро соңгы ярты елны күзәткән һәм югалтулар турында саннар китергән. Әмма кайбер нәширләр бу йомгаклар белән килешмәде.
The "Wall Street Journal" да басылган мәкаләдә, “Хәлләр Бюро хисабында күрсәтелгән кебек ук куркыныч түгел”, дип әйтелә. Әмма Бюро саннары күрсәткәнчә, кайбер зур шәһәр басмаларының таралуы ике тапкырга диярлек кимегән.
Бюро белгечләре моны бәяләрнең артуы, ташламалы шартарда сатылучы газеталарның сатуга азрак чыгарылуы, басмаларның ерак төбәкләрдә яшәүче әбүнәчеләр белән эшне туктату кебек сәбәпләрне китерә.
Интернеттагы мәгълүмат чараларының үсүе дә кәгазь газета укучыларның кимеүенә китерә. Америка нәшире Advance Publications, полиграфия өлкәсе быел 40 миллион доллар күләмендә зыян күрәчәк дип фаразлый. Зур басмалар инде хәзер ук чыгымнарын киметергә тырыша, Нью-Джерсидагы зур газета җитәкчелеге хезмәткәрләр санын 40% кыскартырга җыена. Сүз 150 эш урынын бетерү турында бара.

Технология элекке тәртипләрне үзгәртә

Америкада дәрәҗәле саналган "Christian Science Monitor" газетасы кәгазьдәге көндәлек басма буларак чыгудан туктау һәм тулысынча интернет-газетага әверелү турында белдерде. Газета моны басма газета базарындагы кыенлыклар белән аңлата. 100 ел буе кәгазь газета буларак чыккан “Монитор”ны укучылар атнага бер, журнал рәшендә генә сатып ала алачак.
"Монитор" җитәкчелеге басма мабугат өчен төзелгән элекке бизнес-модельләр башка нәтиҗә бирми, дип белдерә. Алар бу үзгәрешләр басмага яңа шартларга җайлашырга ярдәм итәр дип өметләнә. Бу хакта lenta.ru хәбәр итте.

Русиядә проблемалар башка

Русиядәге басма матбугат та яшәү өчен көрәшә. Технология алай ук зур үсеш алмаса да, нәшриятләрнең чыгымнары артуы үсәргә ирек бирми. Сентябрьдә Русиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры белән очрашуда, яхшы сыйфатлы ак кәгазьгә таможня салымының 15% дәрәҗәсендә булуы бу өлкәдәге үсешне тоткарлый, дип әйтелде.
Министр бу салымны киметү тырышлыкларына теләктәшлек белдерде. Күптән түгел, басма матбугатны таратучылар Берләшмәсе Русия президентына мөрәҗәгать юллады. Аның авторлары бу өлкәгә финанс ярдәм күрсәтү һәм салымны арттырмау турында сорыйлар.
Әмма шул вакытта PricewaterhouseCoopers тикшеренүләр алып баручы оешма фикеренчә, алга таба басма матбугат табышлы бизнес була ала, чөнки бу оешма үткәргән тикшеренүгә караганда, укучылар һаман да кәгазь газета, журналларны укырга тели. Шул ук вакытта, тикшерү 60% кулланучыларның мәгълүматларны электрон рәвештә алырга теләвен дә ачыклаган. Бу хакта Экстремальжурналистика үзәге сәхифәсе хәбәр итте.
«Труд» газетасы басма матбугат журналистларын финанс кризис шартларында эшсезлек куркынычы янаган һөнәрләр исемлегенә кертте.
Газеталарның тиражлары кими, бу төр матбугат табыш китерми, дип яза “Труд” газетасы һәм хәбәрчеләргә башка өлкәләрдә эш эзләргә киңәш бирә.
Татар матбугаты юкка чыкмасмы?
Татарстандагы күпчелек басма матбугат дәүләт ярдәме белән чыга. Бу шартларда да язылу бәяләре артып килде. Милли, балалар матбугатының тиражлары еллар буена төшеп барды. Моны белгечләр татарча укучылар саны кимүе, халыкның газеталарга язылырга акчасы җитмәве белән аңлатты.

Әмма шул ук вакытта, соңгы дистә елда барлыкка килгән хосуси татар газеталары әбүнәчеләр, укучылар армиясен арттырып килә.
Технологияләр, интернетны куллану киң таралмаган Татарстан районнары өчен басма газеталар һаман да актуаль мәгълүмат чыганагы булып кала.

XS
SM
MD
LG