Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:53

Без шунда барып, кораллар табарга ниятләгән идек. Ә ул вакытта үзебездә берничә генә мылтык бар иде. Аннан соң, халыкны күтәрергә ният иде

1947 елда Татарстанның Сарабиккол авылында бер төркем татар яшьләре илдәге социаль-икътисадый хәл белән килешмичә, Сталинга каршы көрәш ачарга уйлыйлар. Шул максаттан, алар, Ленин юлыннан дип аталган яшерен оешма оештыралар.

Шул хактагы узган тапшыруыбызда, без әлеге вакыйгаларның башында торучыларның берсе, бүгенге көндә танылган журналист, мәгърифәтче Шәех абый Зәбиров белән әңгәмә кордык. Шәех абый, бу оешманың ничек һәм нинди сәбәпләр аркасында барлыкка килгәнлеген сөйләде. Бүген исә без, Шәех абыйның хәтирәләре белән танышуны дәвам итәбез.

Моннан тыш, әлегә татар тарихында бик өйрәнелмәгән бу 1947 елдагы татар яшьләренең баш күтәрергә омтылуда башлык булган, ягъни яшерен оешманың җитәкчесе саналган Луиз абый Хафизовның да хәтирәләрен ишетербез.

Шәех абый Зәбиров, 1974 елдагы татар яшьләренең баш күтәрү омтылышында, яшерен оешманың лидерларының берсе була. Ул, бу вакыйгалардан соң, университетта белем алып, озак еллар буе саллы татар матбугатында журналист, җаваплы сәркатиб булып эшләде. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Шулай булуына карамастан, ул мәгърифәтчелек эшен дәвам итә. 1994 елдан бирле, китап рәвешендә басыла торган татар мөселман календарьларын төзүчеләрнең берсе.

Шәех Зәбиров. Ант бирдек. Огаревлар кебек, кулны пычак белән кисеп, канны суырдык. Без бу мәсьәләдә беркайчан да бер-беребезне сатмаска дип килештек. Бу булды беренче көннәрдә. Аннан соң әйтелде инде, нәрсәләр укырга тиеш без. Ленин әсәрләрен дә укырга тиешбез, башка әсәрләрне дә. Һәм үзебезне чыныктырырга тиешбез.Ул чорда, бу язга табанрак китә инде, анда бер мәктәп бар. Шул мәктәп янында зур гына каланча кебек бер бина бар, без кышын шуннан сикереп, күнүгеләр ясый идек. Икенчедән, ике катлы мәктәп бинасына үрмәләп меннеп, форточкадан керә идек. Моны бөтен балалар карап тора бит. Шуннан соң инде, иренгә, уртка булавка кадап, шуны тагып йөри идек. Күрсәтеп балаларга. Без шулай итеп, көрәш юлына баскач, җәзалаулар була калса да, моңа әзерләнә идек. Шуннан соң, безнең күршедә генә, агач бүрәнәдән ике катлы яңа мәктәп сала башладылар. Ләкин анда өрлек кенә куелган, аста идәне дә, өстә түшәме дә җәелмәгән. Шунда өрлектән-өрлеккә, ә аларның аралары метр ярымлап бардыр, сикереп ахырына кадәр барып җитә идек. Әгәр дә тотынып калалмасң, аска барып төшәсең, ә бу үлем дигән сүз. Менә шулай итеп үзебезне әзерләдек. Һәм бу әзерләнүләр Габрахман Әбсәләмовның “Алтын йолдыз” дигән романыны этәргеч булды. Шунда инде, төп герой Урмановның геройлыклары, батырлыклары күрсәтелгән. Шуның кебек, бездә батыр булырга тиеш дигән фикер белән яшәдек.

Рәфис Җәмдихан. Менә нинди максатлар куйдыгыз, ничек аларга ирешергә теләдегез. Әле сез менә дүрт кеше җыелдыгыз, сөйләштегез.

Шәех Зәбиров. Максат, халыкны бу начар тормыштан коткару инде, яхшы тормышка чыгарырга. Ләкин аны бит бирүче юк. Безнең хөкүмәтебез халыкны алдый, бөтен әйберне читкә чыгарып бетерә. Безнең тора-бара Ленинча, ә аның бит бөтен җирдә агентлары булган, безнең агентларыбыз бөтен илгә таралырга тиеш. Һәм шуннан соң, ничек тә булса, хакимиятне үзгәртергә. Кулга алу турында сүз бармый, үзгәртергә кирәклеге хакында гына. Ә ничек моңа ирешергә? Менә оешмада торган һәрбер кеше үз артыннан бишәр кешенә ияртә. Ләкин, бу бишлек икенче бер бишлектәге кешеләр белән таныш түгел. Аннары, ничктә булса, корал табарга кирәк. Безнең авыл яныннан Пугачев узган. Аның, авылдан ерак түгел генә туктап торган урыны бар иде. Без шунда барып, кораллар табарга ниятләгән идек. Ә ул вакытта үзебездә берничә генә мылтык бар иде. Аннан соң, халыкны күтәрергә ният иде. Шул максаттан, листовкалар язарга булдык.

Рәфис Җәмдихан. 1947 елда Сталинга каршы оештырылган “Ленин юлыннан” дип аталган оешманың җитәкчесе Луиз абый Хафизов хәтирәләре белән уртаклаша.

Луиз Хафизов. Безнең дөреслек сөйлисе килә иде. Алайса укытучылар алдыйлар, директор алдый, персидәтел сельсовета алдый, персидәтел колхоза алдый, бригадир хәтта алдап йөри. Менә шуларның бапрсында безнең разоблачать итәсе килә иде. Что бы халыкны алдамасыннар. Ничек инде Сталинны бәреп төшерү? Кәнишне, андый уйлар да булгандыр инде малай-шалайда. Бөтен теләк шул, без ничек уйлыйбыз тормыш турында, барында халыкка җиткерү иде.

Шәех Зәбиров. Блистовка белән тотылу ул төр сәбәп булды. Әмма без аңа кадәр дә эшләп килдек. Мәктәптә безне җыеп гел әйтеп тордылар. “Менә мәктәптә Сталинның рәсемен чукыганнар” дип сүгәләр иде. Укытучылар аны ябыштырып куялар икән.

Ә листовка язуда мин ктышмадым. Чөнки көтүдә идем. Ә листовка языр өчен резинадан хәреф ясарга тиеш идек. Кулдан язсаң – беләчәкләр иде. Мин типография мөдире булып киттем. Ну тикшерү материалларында хәрефләрне Авширов ясаган дип әйтелә ул. Мин Авшировның катнашканын яхшылап белмим. Чөнки, оештыручылар без дүртәү генә идек. Ә башкаларны белмәдек без. Безнең максат иде – башкаларны белмәскә. Чөнки тота-нитә калсалар кемнәрдер калырга тиеш иде. Бишенче булып, бездә Төхфәтуллин дигән кеше керде.

Әмма ул, унберенче булып керде. Менә шуннан соң инде, мин төнге ай яктысында, алмагач астында, резинадан, анда ботинка төбеме, галуш калдыгымы, шулардан хәрефләр ясарга тотындым. Шунда килделәр безнең егетләр. Карыйлар, ясау бик авыр. Листовкада бит а хәрефе дә биш алты булырга мөмкин. Шуннан соң инде хәреф ясаудан туктадык без. Менә шуннан соң инде листовканы кулдан язганнар.

Кырыклап листовка булган ул. Менә шул листовкаларны кулдан күчереп утырганнар һәм төнлә таратканнар. Ә тарату тарихы болайрак була. Зыятдинов Ратмил дигән егетебез караулга йөри. Бер көнне ул караулга китәм дип чыга да, шул төндә Луиз белән таратып чыга авыл буйлап. Бу эштә бөтенесе дә катышмый.

Луиз абый Хафизов. 1947 елда Сталин сәясәтенә каршы төзелгән Ленин юлынна одип аталган оешманың җитәкчесе. Ул, озак еллар буе хәрби хезмәттә булганнан соң, Казанга күченеп кайтты. Татар тарихына багышланган язмалар, киатплар авторы. Саулык-сәләмәте бик куандырмаса да, Луиз абый, Азатлыккка үзенең хәтирәләре белән бүлеште.

Луиз Хафизов. Бездә бит ничек иде?! Гел кычкыралар иде, имеш Сталин яхшы, Сталин әйбәт! Бөтен тирә-як илләрдә, дөньяда халык начар яши. Без генә бәхетле илдә яшибез дип, кычкыралар иде. Ә безнең бәхет нинди иде: без сигез кеше ике бүлмәле өйдә тора идек. Шәехләр бер бүлмәле өйдә дүрт кеше булып тора иде. Башкалары да шундый ук хәлдә. Вакыт-вакыт ашарга да булмый иде. Һәм бу җыелышып шул турыда сөйләшә башладык. “Бәхетле тормый шундый була микән, әлә болай микән, тегеләй микән,” дип. Мәктәптә укый идек бит инде. Пыш-пыш, бөитен мәктәп булайп сүз китте. Мин ул вакытта балалр йортында идем, анда да сүз таралды. Иң якын кешеләр бер җиде кеше иде инде, бервакытны җыелып мине җитәкче итеп сайлап куйдылар. Ә тулаем оешмада бер 30 лап кеше иде бугай. Ә Шәехне, каян сиземләгәннәрдер инде, баш мөхәррир итеп сайлап куйдылар. Шуннан башланды инде. Латыйповв Мөдәррис, Зыятдинов Ратмил белән башладык. Алар да балалар йортыннан иде. Ата-аналары исән булса да, детдомда тордылар, чөнки өйдә торырлык мөмкинлекләре юк иде. Ратмил, Мөдәррис, мин бер кичне утырдык та, листовка яздык. “Сталин дөрес юлдан бармый, безнеж башны катыралар. Сугыш беткәнгә ике ел, ә тормыш һаман начарлана, Сталин бөтен малны чит илләргә озатып ята” дигән сүзләр белән. Ул листовкаларны авылда тараттык.

Бу листовкадан бөтен республикага шундый тавыш китте, Казаннан тикшерүчеләр килеп төштеләр. Тотындылар, листовкадагы текстны бераз үзгәртеп, ботен авыл халкыннан күчереп яздырырга. Шулай итеп, кем язганлыгын тикшерә башладылар. Безнең бер әгъзабыз, Әнәс Төхфәтуллинның абыйсы мәктәптә физкультура укыта иде.Әнәс, куркуыннан бу хакта абыйсына сөйләгән. Абыйсы имеш, тикшерүчегә барып, барсын да сөйләгән. Дөрестерме-юктырмы, мин моны белмим. Ә мине сразы кулга алдылар.

Рәфис Җәмдихан. 1947 елда Татарстанның Сарабиккол авылында Сталинга каршы оешкан “Ленин юлыннан” дип аталган яшерен оешма хакында алдагы язмаларда укый аласыз.

XS
SM
MD
LG