Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПКК террор оешмасы таркала


Анкара - Төркия хәрби рәсмие белдерүенчә, соңгы атналарда башкарылган чик буе һава һөҗүмнәрендә, Гыйракның көньягында яшеренгән идән асты көрд террор оешмасы ПКК, күп санда сугышчысын югалткан. Төркия хәрби сүзчесе Мәтин Гүрак, зур югалтулар кичергән ПКК лагерьларыннан, 124 сугышчының качуын хәбәр итте.

Көрд Эшче Партисе дип исемләнгән ПКК оешмасы, 1984 елдан бирле Төкиянең көнчыгышында күпчелек көрдләр яшәгән җирләрдә бәйсез дәүләт төзъ омтылышы белән низаглар чыгарара. Төркия һәм халыкара җәмәгатьчелекнең күпчелеге тарафыннан террорист буларак аталган төркемнең, хәзергечә 44 меңнән артык кешене үтерүе алга сөрелә.




XS
SM
MD
LG