Accessibility links

Кайнар хәбәр

1947 ел. Татар яшьләре Сталинга каршы баш күтәрә III тапшыру


Әти инде мин көтүдән кайткач ук, синең дусларыңны кулга алдылар дип әйтте. Төнге сәгат берләрдә, чынлап та, мине алып киттеләр.

Бүген 60 ел элек булган вакыйгаларны искә алу сәеррәк тә тоелыр мөгаен. Өстәвенә, бу мәсәлгә әтрафлы тукталу. Ләкин, безгә калса, моңа ачык сәбәп бар. Эш шунда ки, Русиядә хакимияткә большевиклар килгәч, бер төркем татар зыялылары, милләт, милли дәүләт өчен көрәшкәннәре һәм бу мәсәләдә большевиклары сәясәтен кабул итмәгәннәре мөһаиолеккә китә. Ә инде большевик булып киткән элеккеге җәдитчеләр, ягъни монда калганнары, башта Своетлар белән эшләсә дә, соңрак юк ителә башлый. Бу эш большвикларның Үзәк хакимиятендә эшләгән Солтангалиевтан башлана.

Тора бара, бер-бер артлы атаклы татар язучылары, дин әһелләре, журналистлар, гомумән, милләтне милләт иткән асыл затлар Сталин төрмәләрендә чери. Моның өстәвенә, Икенче дөнья сугышында, Совет дәверендәформалдашкан, әмма әле милли йөзен алай ук җуймаган тулы бер катлаим татар язучылары сугыш сафларында һәлак була. Бер төркеме исә, Сталинга каршы чит илләрдә көрәш алып бара. Ана ватанда бәйсез татар дәүләте өчен көрәшен дәвам итә. Ә Сталин җитәкчелегендәге Совет илендә татар каймагы, татар зыялылары сыекланганнан сыклана бара. Әмма татар каршылык хәрәкәте барыбер дәвам итю. 1947 елда, Сарабиккол авылында бер төркем татар яшьләре яшерен оешма төзеп, Сталинга каршы чыгулары да шуның бер мисалы.

Сарабиккол, Татарстанның хәзерге Лениногорск районында урнашкан. 19 гасыр азакларында бу авылдан, чукындырылудан куркып, берничэ дистә кешеТөркиягә дә күчеп китә, бүген анда аерым авыл булып яши. 20 гасыр башында сәнәкчеләр түнтәрелешендә дә бу авыл катнаша. Моннан тыш, бу авыл Әгъдәс Брорһанов кебек галимнәр, Рәфкать Алтынбаев кебек җәмәгать эшлеклеләре биргән. 30 нчы елларда да бу авыл җиңел генә яшәми. Менә, Шәех абый Зәбиров архивыннан, бер тарихи чыганак. Хәзер пенсиядәге укытучы Корбанова Мәрзия, 30 елларда уктыучы булып эшләгән Согыт апа хәтирәләрен укый.

Мәрзия Корбанова. Сталин репрессиясе чорында, безнең авылда булып узган хәлләр: Бездә укыткан Фәткуллин Фатих абыйны, Урдалыга эшкә күчү белән, 1937 елны кулга алдылар. Шул алып китүдән ул кире кайтмый. 3 бала ятим кала, хатынын эштән куалар. Хатыны Мөзәния апа татар теле укытты, абыйсы химия, биологиядән дәресләр бирде.

Галимов Нургаян белән хатынын, икесен дә юк кына сәбәп белән төрмәгә утырттылар. Ире бер култык салам, хатыны Рәзимә дүрт килограмм икмәк алып кайткан өчен. Алар шунна әйләнеп кайтмадылар. Нургаян абзыйның ул Әхмәтне, ялган сәбәп табып ике елга төрмәгә утырттылар.

Салымын түли алмаган өчен, ялгыз гомер кичергән Хөснуллина Фатыйма абыстайны да төрмәгә утырттылар.

Кәримова Мәхмүниҗан апа берничә кило бөртек алып кайткан өчен биш елга ябыла.

Гыбәдуллина Хәмидә бер кесә ашлык өчен биш ел утырып кайта.

Шәмсетдинов Хәйдәр абзый, шулай ук бер төен бөртек өчен биш ел утырып кайта.

Хәкимова Хәлимә апаның ике яшь кенә малае кычкырып елап кала, бер кесә икмәк өчен биш ел утырып кайта.

Газыймьанова Мәхтүмә бер чирек литрлы шешәгә бөртек тутырп кайтканда тотыла һәм биш елга төрмәгә ябыла.

Фәтхетдинов Ильясның әнисен дә ач балаларын ашатыр өчен бер кесә бөртек алып кайткан өчен төрмәгә тыгалар

Рәфис Җәмдихан. Менә шундый шартларда, бер төркем яшьләр Сталинга каршы яшерен оешма оештыра. Ләкин нигездә социаль сәбәпләр генә ятмый. Шушы оешманы оештыручыларның берсе Шәех абый Зәбиров, мәктәпләрдә укырлык китап калмады, хәтта Муса Җәллилләр китапларын да, дәреслекләрдәге алар хакындагы сәхифәләрне дә ертып бетерделәр, укытмыйлар иде дип сөйли. Бу оешма кешеләре төнлә, Сталин дөрес юлдан алып бармый, Сугыш беткәнгә ике ел, ә халык ач, дип листовкалар тарата. Үзләре физик күнегүләр ясап, алдагы көрәшкә әзерләнә. Хәзер билгеле булганча, аларның берничә коралы да була. Бу процесны тикшерүчеләр соңрак, сезне Сталинга каршы чыгарга кем котырты дип җаннарын ашыйлар.

“Ленин юлыннан” дип аталган бу яшерен оешманың җитәкчесе Луиз абый Хафизов сөйли.

Луиз Хафизов. Мине кулга алдылар. Ул вакытта авыл советында кизү торучы кеше бар иде. Ул безгә килеп керде дә, мине алып китте тикшерүче янына. Бу хәл кичке якта, сәгать бишләр тирәсендә булды. 20 нче июлләр тирәсе иде. Тикшерүче мине биш-алты мәртәбә яздырып карады. Язганнарымны теге листовкабелән чагыштырып карады. Икенче көнне район үзәгенә алып китте. Ул вакытта безнең райүзәк Шөгердә урнашкан иде. Анда мине төрмәгә ябып куйдылар, көне-төне сорау алуга йөртә башладылар. Көндез бер кеше сорау ала, төнлә икенче кеше. Бер егермеләп сорау алу булгандыр. Күрәсең, кулязмаларымны чагыштырып өйрәнәләр.

Ә сораулары гел бер тирәдә әйләнә: кем оештырды бу яшерен оешманы һ8м листовкалар таратуны. Мин оештырдым, дип әйтәм. болар ышанмый. Кем котыртты дип бәйләнәләр. Әниең сине котырткан дип тә әйтәләр.

Ә төрмә өч өлештән тора. Бәләкәй генә бүлмәләр. Мин бер бүлмәдә ятам, уртада хатын-кыз тоткыннар өчен бүләм, арырак өченче бүлмә. Төрмәдә бит, яшерен хат йөртер өчен тишекләр ясыйлар тоткыннар. Безнең бүлмәләрдә дә бар иде. Шул яшерен хат юлы аша, өченче бүлмәгә Ратмилне алып килгәннәре хакында хәбәр килде. Ратмил белән дистовкаларны бергә язган идек.

Моңа кадәр мин төрмә бүлмәсендә бер үзем утырдым. Ратмилне алып килгәчтен, минем янга тагын бер кеше кертеп утырттылар. Шуннан соң, Ратмил үз бүлмәсеннән кычкыра: “Луиз, син алдашасың, дөресен сөйлә, безне бит Наҗия апа Нәфыйкова өйрәтте,”- ди. Ә Наҗия апа бездә математика укыта иде. Мин аңа кычкырам, юк, ул өйрәтмәде, дип дивар аша кычкырам. Шулай кычкырыштык инде.

Икенче көнне мине яңадан сорау алуга алып киттеләр. Сорау алуда, минем белән бер бүлмәдә утырган ир кеше дә утыра. Ул да, сорау алуда миңа, ник алдашасың, ни әйтмисең кем өйрәткәнен ди. Мин Наҗия апа өйрәткән дигәнне инкар итәм. Болай физик басым булмады миңа. Ләкин морал яктан бик каты басым ясаганнар күрәсең, тора-бара мин дә Наҗия апа өйрәтте дип әйттем. Шуннан соң мине Казанга алып киттеләр. Шөгердә бер егерме көн утырдым.

Казанда башта беркая да япмадылар. Бер бүлмәдә эш өстәле астында ята идем. Берничә көннән соң Ратмилне, Мөдәррисне алып килделәр. Өчәү ятабыз өстәл астында. Бездән һаман сорау алалар. Мөдәрис белән Ратмилдән гади тикшерүче сорау ала, ә миннән Татарстан НКВДысының бүлек башлыгы. Миннән Наҗя апа ничек, кайда өйрәтте дип сорый. Мин бер мәртәбә өйләренә алып бардылар дип әйткәнмен. Өйләрендә нәрсә бар, өстәле кайда тора, урындыгы кая, дип өй эчен сорыйлар. Ә минем, чынлыкта, аның өйендә бер тапкыр да булганым юк иде, нәрсә сөйләгәнмендер, белмим. Шуннан соң ике-өч көн узгач, мине бер кешелек төрмә бүлмәсенә утырттылар. Калганнарын нишлегеннердер, белмим.

Рәфис Җәмдихан. Луиз абыйның Казандагы НКВД төрмәсендә күргәннәре моның белән генә бетми. Әле алда аны зур сынаулар көтә. Бу хакта алдагы тапшыруыбызда дәвам итәрбез. Ә хәзер, шул ук “Ленин юлыннан” оешмасын оештыручыларның берсе, Шәех абый Зәбировны тыңлыйк. Ул үзен листовка таратылганның икенче көнендә ничек итеп кулга алулары хакында сөйли

Шәех Зәбиров. Листовка таратылганның икенче көнендә бөтен авыл-район халкын яздырып карыйлар, табалмыйлар. Мәктәпкә яңа директор килгән иде, шул директор элек эшләгән Кукмара районында да листовкаларны яздырып караганнар.Табалмыйлар барыбер.

Хәзер дә Луиздан да сораганым бар, кем бу эшне ачты икән дип. Минем фаразым гына бар. Тикшерүченең беркетмәендә бер кеше еш күренә. Әнәс Төхфәтуллин. Исән ул хәзер дә. Аны оешмага мин тәкдим иткән идем. Шуннан соң, Луиз белән без аның янына бардык, сөйләштек, аңлаттык һәм Әнәс керергә булды безнең оешмага. Ул әллә унберенче, әллә унөченче кеше булып керде. Ул ант биргәндә дә катышмады. Ә тикшерү документларында аның фамилиясе безнеке белән бергә бара. Аны тикшерү барышында безнең арага махсус куялар шикелле, кем сатканын беркемдә аңламасын өчен. Менә аңардан шикләнәбез.

Ә кулга алу болай булды. Бервакыт көтүдән кайттым да, үзем шүрлим, үзем тиз генә бакчага чыгып киттем дә, төнге ай яктысында бакчада бәрәңге күмәргә тотындым. Әти инде мин көтүдән кайткач ук, синең дусларыңны кулга алдылар дип әйтте. Ул, безнең гел бергә җыналып йөргәнне күргән булган күрәсең. Мин, хәзер миңа да чират җитә инде дип, үз-үземне тынычландырырга теләп, бәрәңге бакчасына чыктым да инде. Төнге сәгат берләрдә, чынлап та, мине алып киттеләр. Авыл советында ике тикшерүче тора. Берсе солдат киеменнән. Икәү каршыма бастылар да, өстәлгә пистолет китереп куйдылар.

“Сез Советка каршы эшләгәнсез, сөйләп бир дөресен!”- диләр. Мин Советка каршы эшләмәдем. Ә дөрес бармаганыбызны күрсәттек, дидем. Шуннан соң, төн буена бик каты сорау алдылар.

Рәфис Җәмдихан. 1947 елда, Сталин чорында, Советлар илендә Сталинга каршы оешкан татар яшьләре оешмасы тарихы, шәхесләр язмышы моның белән генә тәмамланмый. Аларны алда әле шактый зур сынаулар, юллар, очрашулар көтә. Бу хакта алдагы язмаларда укый аласыз.

XS
SM
MD
LG