Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хуш Европа, cәлам Азия!


Дөнья икътисады турында сүз чыкканда, Русия, шул исәптән Татарстан җитәкчелеге дә “Без Европа белән Азияне тоташтыручылар” дип сөйләргә ярата.

Әмма соңгы вакытта финанслар моңсу романслар җырлый башлагач, хәзер күп кенә икътисадчылар кризистан чыгу юллары турында уйлана.

Дөньяда финанс кризисы барган вакытта, Русия белән Татарстан җитәкчелеге исә инде берничә атна, берни дә булмаган төсле, бездә кризис юк һәм булмаячак дип ышандырып килә. Халыкның Русия банкларыннан күпләп акча чыгару, эшмәкәрләргә кредит бирмәү, банкларның бер-берсеннән зур акчалар алу исә, бу халык тарафыннан тудырылган артык хафалану гына, алар фикеренчә. Өстәвенә икътисад өлкәсендә белемнәре сай булган журналистлар да, халыкта курку хисен арттыра, ди белгечләр. Берәүләр кризистан зыян күрсә, икенчеләр исә, акча эшләп калырга омтыла. Инде бүген Казанда да, Мәскәүдә дә, икътисад белеме сай булганнарны махсус түләүле курсларга чакыралар. Шундый укуларның берсе 29-30 октябрь көннәрендә Казан үзәгендә урнашкан бизнес–мәктәптә дә узды.

Икътисади кризис турындагы мәгълүмат бүген һәр журналистка да кызыклы тема булуга карамастан, мондый укуларга килүчеләр күп түгел. Ни әйтсәң дә кеше башына 2000 мең сум аз акча түгел. Әмма укуларны оештыручылар тулысынча бу акчаларны акларга тырыша. Мәктәпкә килеп керү белән сине елмаеп каршы да алалар, кофе дә китерәләр, кәгазь каләм дә өләшәләр, өстәвенә матур итеп кенә финанс кризис турында да сөйләп бирәләр. Укуларны төп лектор буларак Татарстанның фәннәр академиясе әгъзасы, икътисад фәннәре докторы, Фән һәм мәгариф министры урынбасары Вадим Хоменко алып барды. Тарихка 2008 ел финанс кризисы дип кереп калачак вакыйгаларның килеп чыгышы, бүгенгесе һәм киләчәге турында ул менә ниләр сөйләде.

Крисиз учагы

“Инде озак еллар Америка доллары халыкара дәрәҗәдәге валюта булып тора. Шунлыктан, күп кенә илләрдә бу илнең нык икътисадына таянабыз дип, үзләренең финанс эшләрен бу валютада башкарды. Башка илләрне дә доллар белән тәэмин итү йөзеннән АКШта күп еллар долларны Американың еллык гомуми кеременнән дә артыграк күләм белән бастырып чыгардылар. Хәзер кризис вакыты башлану белән күпләрнең доллардан баш тартуы исә, аларның кире АКШка кайтуына китерә. Ә биредә исә, бу долларлар күләменә сатып ала алырлык товар юк. Шунлыктан, Америка базарында кризис барлыкка килә”, ди икътисад белгече Вадим Хоменко.

Русиядә кризис бармы, юкмы?

Җитәкчелек илнең тотрыклы фондына, алтын һәм кыйммәтле кәгазьләр байлыгына таянып, илдә крисиз юк һәм булмыячак, дип ышандырса да, бүгенге көндә Русиядә финанс кризисы бар. Русия акция базарының Европаныкыннан күпкә аскарак тәгәрәве дә моңа ачык дәлил. Бизнес-мәктәпкә җыелган икътисадчылар исә, “илнең акча байлыкларының күпчелек өлеше долларда саклануы, шулай ук якты киләчәккә өметләндерми. Чөнки доллар бәясе төшсә, ил икътисады да төшә. Икенче яктан, финанс кризис чаткылары күренсә дә, белгечләр бүгенге көндә илгә күп кенә инвестиция кертелә”, ди. Шуңа күрә берәүләр илдә кризис бар дисә, икенчеләр моны танымый.

Русиянең тышкы икътисади бурычы беткән, әмма...

Белгечләр, бу сәбәпле тынычланырга ашыкмаска кирәк, ди. Чөнки илнең бурычлары бетүне алар формаль күренеш дип кенә атый. Эшнең башы шунда. “Элегрәк дәүләт чит илдән кредит алып, аны җирле ширкәтләргә өләшә торган булган. Хәзер исә, ширкәтләр үзләре дәүләтне катнаштырмыйча, чит ил банкларына бурычка керә. Шуңа күрә дөньяда финанс кризис башлангач, Русиянең күп кенә кече банклары Европа банкларына бурычларын кайтарырга мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә исә, дәүләткә барыбер әлеге кече банкларга булышырга туры килде.

Әмма кризис вакытында дәүләт фондына гына ышанып ятып булмый, ди белгечләр. Бу күренешне алар, авыру кеше белән чагыштыра. Авырган кешегә һаман дару биреп торсаң, берникадәр вакыттан соң ул файдага түгел, киресенчә зыянга эшли башлый. Икътисад белән дә шулай, ди алар. Моннан тыш, Русиянең кайбер эре ширкәтләре дә чит ил банкларыннан зур кредит алулары билгеле. Димәк, тиздән кризис сәнәгать өлкәсенә дә килеп җитәчәк”, ди Вадим Хоменко.

Кризиста Мәскәү, әллә җирле банклар исән калачакмы?

Күп вакытта белгечләр, кризиста беренче чиратта кече банклар югалачак, дип фаразласа да, Вадим Хоменко, киресенчә уйлый. Аныңча, байлык туплаган эре банклар еш кына акция базарында уйнау белән мавыга. Чынлыкта исә, бу банк эше түгел. Бу идарә беренче чиратта эшмәкәрләргә кредит бирергә һәм шуның процентына яшәргә, акчаны сәнагатькә һәм башка өлкәләргә юнәлдерергә тиеш. Кече банклар исә, үзенә биржада уйнау мөмкинлеге бирә алмый, димәк халык керткән акчалар да бернинди спекуляция эшләренә сарыф ителми.

Хуш Европа, сәлам Азия!

Һәрбер илдә финанс кризис белән төрлечә көрәшергә уйлыйлар. Русиядә беренче чиратта тотрыклылык фондына таяналар, Европада ышанычлык фонды булдырмакчылар, кемнәрдер исә бу очракта бөтенләй бернәрсә дә эшләргә кирәкми ди. Кем әйтмеши, көчлеләр кала, көчсез спекулянтлар бетә, шул кирәк. Шәхсән Русиягә килгәндә исә, белгечләр, кризистан чыгыр өчен илгә беренче чиратта Америка, Европа һәм доллар сәясәтеннән читләшергә кирәк, ди.

“Бүгенге көндә Русия Европа белән икътисади гына түгел, ә сәнәгать ягыннан да бәйләнгән. Чөнки күп кенә чимал шунда җибәрелә. Әмма дөньядагы икътисадларны караганда, Европаныкы белән беррәттән Азия икътисадын да искә алырга кирәк. Бүгенге көндә бу икътисад зур тизлек белән үсеш ала. Европа базары елга 1-2% үсеш алса, алар моның белән канәгать, Азия базары исә елга 10-14%ка үсә. Япон, Кытай, Һинд илләре бүгенге көндә көчле икътисади үзәкләргә әверелеп бара. Баксаң, Русиянең бу илләр белән мөнәсәбәтләре юк дәрәҗәсендә. Русия һаман Европага йөз тота.

Газга, нефтькә мохтаҗ булган Кытай бу чималларны Төркмәнстаннан ала. Русия шул исәпле миллиардлаган базарын югалта. Төркмәнстан үзе дә бик алга киткән республика. Әмма ул Русия товарыннан да баш тартмый. Күпләп КамАЗ машиналарын, хәрби техника, очкычлар сатып ала. Бу республикада үсеш юнәлеше сизелә. Шуңа күрә Русия Европа һәм Азияне бәйләүче күпер дигәндә, моның белән килешмәскә мөмкин. Биредә күпер юк. Русия тулаем Европага гына карый. Бүгенге көндә японнарны, кытайларны гына алыйк. Алар Америка, Европа товарларыннан башка яши ала, ә Америка япон товарыннан башка яши алыр микән, билгесез”, ди Вадим Хоменко.

Соңгы көннәрдә Русия җитәкчелегенең Азия илләре вәкилләре белән очрашып актив сөйләшүләре исә, бәлки чыннан да Русия Азиягә йөз тотырга кирәклеген аңлагандыр дигнә фикер уята. Сишәмбе Русия – Кытай икътисади форумында, ике як премьер-министры бергәләп атом электр станциясе һәм очкычлар ясый торган зур ширкәт булдыру турында сөйләшеп, финанс кризистан чыгу юлларын караганнар. Матбугатта шул ук көнне бу гамәлләр Европаны борчуга салды дигән фикерләр күренде. Пәнҗешәмбе Шанхай хезмәттәшлек оешмасы җыелышында да премьер-министр Владимир Путин Азия икътисадына йөз тотуын һәм ышанычын белдерде. Димәк, заманадан алга киткән Япон техникасы, өч тиенлек Кытай товары һәм Һиндстанның планлы базар мөнәсәбәтләре дөнья финансларын аякка бастырырга сәләтле. Тик әлегә бу фикергә бик азлар гына ышана.

XS
SM
MD
LG