Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Ваһапов фестивале Уфада да шаулады


Пәнҗешәмбе кичен Уфада, Башкортстан дәүләт филармониясендә татар җырының Рәшит Ваһапов исемендәге IV халыкара фестиваленең гала-концерты булды.

Бу зур мәдәни чара күренекле җырчының 100 еллыгына багышлап төрле төбәкләрдә оештырылган быелгы фестиваль кысаларында үтте.

Сәнгать бәйрәменең Башкортстан өлеше дә озак истә калырлык булды. Уфадагы җыр-моң тантанасында мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Зилә Сөнгатуллина, Флүрә Килдиярова, Идрис Газиев, шулай ук Фердинанд Сәлахов, Илһам Вәлиев, Рөстәм Асаев, Марат Шәрипов, Венера Юлгилдина, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Алим Каюмовлар катнашты.

Фестиваль сәхнәсендә яшь башкаручыларның Рәшит Ваһапов исемендәге сәнгать бәйгесе җиңүчеләре һәм “Татарика” халык уен кораллары ансамбле белән дә танышу форсаты чыкты.

Фестивальне яктырту өчен, Казаннан бу бәйрәм тамашасына бик күп журналистлар да килгән иде. Рәшит Ваһапов фестивале җырлы-моңлы сәяхәтен дәвам итә. Ноябрь уртасында Казандагы гала-концерт йомгак куя быелгы бәйрәмгә.

XS
SM
MD
LG