Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын да федерализм хакында


Җомга көнне Уфада Русиядә федерализм мәсьәләләренә багышланган бөтенрусия фәнни конференциясе булып үтте.

“XXI гасырда Русия дәүләтчелеген үстерүгә Федерализм өлеше” дип аталган бу җыенга Русиянең 20дән артык төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да вәкилләр килде. Башкортстанда федерализмны үстерү мәсьәләләренә багышланган төрле җыеннар һәрдаим оештырылып тора. Галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләре бу хакта күпме генә сөйләсә дә, үзгәреш кенә күренми кебек. Башкортстан галимнәре фикеренчә, Русия җитәкчелеге, туксанынчы елларда үсә башлаган демократик күренешләрдән читләшеп, илне янә дә унитар корылышка кайтару юлына төште.

Әле Уфада узган җыенда пленар утырыш та, һәрвакыттагыча, секцияләргә бүленеп эшләү дә булды. Чыгыш ясаучылар фикеренчә, Русиянең бөтенлеген бары тик федерализм нигезләрен эзмә-эзлекле ныгытып кына саклап калу мөмкин. Республикаларның һәм башка төбәкләрнең мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган очракта, Русиянең киләчәге томан артында, дигән фикерләр дә яңгырады.

Башкортстан президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры Мансур Әюпов та тәнәфес вакытында журналистлар белән аралашуда шушы мәсьәләгә басым ясады. “Русияне унитар дәүләт итү омтылышлары акыллы сәясәт түгел”, ди Мансур Әюпов.

Уфада федерализм мәсьәләләренә багышлап оештырылган фәнни җыенда катнашучыларның чыгышлары аерым китап булып басылып чыгачак. Моның ише конференцияләрнең файдасы көнендә үк булмаса да, андагы фикерләргә федераль үзәк тә колак салыр, дикъкать итәр, дип өметләнә аны оештыручылар.
XS
SM
MD
LG