Accessibility links

Соңгы чара - ачлык игълан итү


Башкортстанның Татарстан белән чиктәш Нефтекама шәһәренең бер төркем эшкуарлары ачлык игълан итте.

Атнакич көнне шул төркемдәге бер эшкуар хатын аңын югалткач, анда ашыгыч ярдәм машинасы чакырыла. Әле ачлык игълан итүчеләр сафы арта тора, дип хәбәр ителде. Ачлык игълан итүне оештыручы Хәниф Каһиров сүзләренчә, эшкуарлар Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Игорь Руденконың эшеннән китүен таләп итә. Алар эшкуарларга булган төрле басымнарга ризасызлык белдерә.

Күптән түгел кала халкы урамнарга каршылык чарасына да чыккан иде. Биредәге эшкуарлар шәһәр хакимияте җитәкчеләре ягыннан бизнесны үстерүгә мөмкинлекләр булмауга, шәһәр түрәләре тарафыннан һәртөрле аяк чалуларның чыдый алмаслык булуына зарлана. Шушы уңайдан алар ил президентына һәм премьер-министрга бер белдерү дә җибәргән.

Нефтекама шәһәрендә соңгы ике елда шундый берничә каршылык чарасы үтте инде. Хезмәтчәннәрнең хокукларын яклау максатында, киләсе атналарда да Нефтекамада пикетлар оештырылырга һәм ачлык игълан итүләр дәвам итәргә мөмкин. Һәрхәлдә, әлеге ризасызлык чарасы активистлары шулай дип кисәтә.

Бу атнада Стәрлетамак шәһәрендә дә 1 меңгә якын кеше урамнарга каршылык чарасына чыкты. Бу юлы анда “Инмаш” исемле ширкәт эшчеләре баш күтәрде. Алар бу ширкәт җитәкчелегенең эш атнасын өч көнгә генә калдырырга җыенуына һәм эшчеләрне кыскартырга ниятләнүенә ризасызлык белдереп, транспорт йөргән бер урамны сәгать буе ябып торды.

Уфадагы Приборлар эшләү ширкәтендә дә киеренкелек туувы мәгълүм булды. Бу ширкәт җитәкчелеге биредә элекке елларда бик популяр булган “Агыйдел” сакал-мыек кырынгычлары җитештерүне туктатырга карар иткән икән. Нәтиҗәдә анда тиздән 700ләп кеше эштән чыгарылачак.
XS
SM
MD
LG