Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия президенты хөкүмәтне таратты


Ингушетиянең яңа билгеләнгән президенты Юныс бәк Евкуров республика хөкүмәтен вазыйфадан азат итте. Кануннар яңа җитәкченең яңа хөкүмәтне төзүен таләп итә.
Юныс бәк Евкуров Президент итеп җомга көнне билгеләнде. Аңарчы элекке президент Мурат Зязиков вазыйфадан киткән иде.

Русия Кремлье матбугат хезмәте сүзләренчә, ул үзе эштән китү турында мәрәҗәгать иткән булган. Ингушетиядәге оппозиция, Зязиковны канунсызлыкта һәм хокуклар бозуда гаепләп, аның эштән китүен таләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG