Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан премьеры Рөстәм Миңнеханов – Күвәйттә


Якшәмбе көнне эш сәфәре белән Күвәйткә килгән Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика вәкиллеген һава аланында илнең премьеры һәм министрлар каршы алганда, Татарстан, Күвәйт һәм Русия дәүләт гимннары яңгыраган.

Хөкүмәтнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Миңнехановны беренче булып Күвәйтнең әмире, шәех - Сабах әл-Әхмәт әл Җабар ас-Сабах кабул иткән.

Татарстан вәкиллеге Күвәйт дәүләте мәҗлес (парламентында) очрашу уздырачак. Шулай ук Күвәйтнең эшлекле даирәсе белән сөйләшүләр каралган.
XS
SM
MD
LG