Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:50

Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан күптәнге Таулы Карабах тирәсендәге бәхәсле мәсьәләне хәл итү өчен сөйләшүләрне киләчәктә дәвам итәчәк. Өч яклы сөйләшүдән соң шундый карарга киленде.

Якшәмбе көнне Мәскәү янындагы очрашуда Русия президенты Дмитрий Медведев, Азәрбайҗан җитәкчесе Илһам Алиев һәм Әрмәнстан башлыгы Серж Саркисян катнашты.

Медведев оештырган бу сөйләшүдән соң, ике ил президентлары низагны тыныч хәл итү яклы булуын белдерде.

“Президентлар киләчәктә сөйләшүне – Таулы Карабах низагын хәл итү турындагы сөйләшүге дәвам итүгә килеште. Алар үз тышкы эшләр министрларына Мински төркеме рәистәшләре белән сөйләшүләрне дәвам иттерү адымнарын тагын да арттырырга кушты”, диде Медведев очрашудан соң.

90нче елларда Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан арасында шушы Таулы Карабах төбәге өчен кораллы низаг булган иде. Ул чакта меңләгән кеше үлде һәм 1 миллионнан артыгы качкын булды. Алар әледә үз туган якларына кайта алмый.

Бәхәсне чишүне Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Минск төркеме үз өстенә алган иде. Әлеге төркемгә Франция, Русия һәм АКШ керә.

Бүгенге өч яклы сөйләшүдән соң кабул ителгән декларация зур алга китеш санала.

Чөнки Русия, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан президентлары соңгы тапкыр бу мәсьәләне хәл итү өчен моннан 4 ел элек Астанада очрашкан иде. Әмма бәхәс хәл ителмәде. Аннын соңгы тырышлыклар да нәтиҗә бирмәде.

XS
SM
MD
LG