Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" - чемпион


Казанның “Рубин” футбол такымы якшәмбе көнне “Сатурн” такымын җиңеп 2008 елны Русия чемпионы исеменә лаек булды. "Рубин" такымын Казанга кайтканда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев каршы алды.

Казанның “Рубин” футбол такымы якшәмбе көнне “Сатурн” такымын җиңеп 2008 елны Русия чемпионы исеменә лаек булды.

Раменскида узган уенда Рубин Мәскәү яны такымын 2:1 хисабы белән җиңде. Барлыгы 60 очко җыйган Рубин, үзеннән соң икенче килүче ЦСКА такымын 10 очкога артта калдырды.

"Рубин" такымы җитәкчесе Корбан Бердыев уен беткәннән соң: “Без бик бәхетле, Ходайга рәхмәт, ул догаларыбызны ишетте. Барлык җанатарларны һәм республика җитәкчелеген котлыйсым килә”, диде Бердыев “НТВ-Плюс” телевизион каналына.

Татарстан "Рубин"ның җиңүен инде футбол такымы Казанга кайтканчы ук бәйрәм итә башлады. Уенны туры эфирда үзәк стадион янында урнаштырылган экраннан караучы җанатарлар "Рубин" рәсеме төшерелгән әләм беркетелгән машиналарда шәһәр урамында кычкыртып йөри.



"Рубин" такымын Казанга кайтканда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев каршы алады.
XS
SM
MD
LG