Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:10

Камалда премьера көтелә


Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа сәхнә әсәре тәкъдим итә.

Драматург Зөлфәт Хәким пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Мылтык” дип исемләнгән комедияне театр сәнгате сөючеләр 6, 7, 8, 9 ноябрь көннәрендә күрә алачак. Зөлфәт Хәкимнең әлеге пьесасы “Яңа татар пьесасы-2007” бәйгесендә беренче урынны яулаган иде.

Елдагыча бу премьера театрың элеккеге баш режиссер Марсель Сәлимҗанов истәлегенә, нәкъ менә аның туган көнендә тәкъдим ителәчәк.

XS
SM
MD
LG