Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус кызы татар җырчысы булырга әзерләнә


Рус кызы Дарья Стерякова татарча җырлый һәм сөйләшә. Киләчәктә татар эстрадасында балкырга тели.

Стерякова Дарья Петровнага 17 яшь. Бүген ул Татар дәүләт гуманитар педагогия университетының 1 курсында укый. Әти-әнисе Кайбычта Ульянка авылында яши, христиан динен тоталар, татарча бөтенләй белмиләр ди.

Даша җырларга ярата һәм дуслары белән татарча сөйләшә. Рус кызы булуына карамастан, буш вакытымда минем татар телемне өйрәнергә яратам, ди. Татар дәүләт педогогия университетында укучы һәр студент татарча белергә тиеш дип саный. Мәктәп вакытында аңа татар теленә мәхәббәтне татар теле укытучысы Сәвия Низамутдинова уята.

2002 нче елны беренче тапкыр Сабантуй бәйрәмендә Ләйсән Гимаеваның “Яшьлегем чишмәләре” җырын башкара. Дашага татар җырларының моңлы, хисле булуы, гармун, курай тавышы ошый.

Кайбычта булганда “Яңа гасыр” радиосын тыңлый. Аның белән бергә әти-әнисе дә татар радиосын ишетәләр икән, аларга Даша вакыт-вакыт татар җырларын, сүзләрен тәрҗемә иткән. Әти-әни кызның уй-теләкләренә каршы түгелләр дип аңладык.


Бүген Дашаның әзер ике җыры бар. Берсе “Көзге моң”, талгын көйле, икенчесе “Әйдә биергә” исемле кызу темплы. Бу җырларны билгеле продюссер Җәүдәт Гыйлманов язып биргән.

Җәүдәт абый Дашаны Апас районында үткән “Дулкыннар” конкурсында жюрида булганда күреп ала һәм аны үз канаты астына алып, кызга ике җыр язып бирә. Ул аның продюссеры дисәк тә ялгыш булмас. “Азатлык” радиосына да Дашаны Җәүдәт Гыйлманов алып килде. Кызның беренче тапкыр журналист белән сөйләшүе диде.

Татар җырчысы булырга әзерләнеп утыручы кыз киләчәктә татарчамны камилләштерәчәкмен һәм шул телдә җрлавымны дәвам итәчәкмен, ди. Бүген Гүзәл Уразова, “Эссе” төркемнәре җырларын яратып тыңлый.

XS
SM
MD
LG