Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер җитәкчелеге халыкны бәйрәм белән тәбрикләде


4 ноябрьдә Русия халкының бердәмлеге көне белән Өлкә һәм Шәһәр башлыклары, парламентлары җитәкчеләре һәм өлкә буенча Баш федераль инспектор имзалаган тәбрик хатлары җирле матбугатта басылып чыкты.

“Бердәм Русия” фиркасе Ульян бүлекчәсенең сәяси шурасы тәбрикнамәсендә дә бу олуг бәйрәмнең халыкны берләштерүдә ифрат та мөһимлеге ассызыклана.

Котлауларның төп мәгънәсе менә ничек яңгырый: “Бу көн, көлгә әйләнгән хәлләрдә дә янә аякка басу символы буларак, Көнья Осетиядәге сугыш, финанс кризисы, коррупция кебек каршылыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк”.

Монысы байтак сораулар да тудыра ала: Русия киңлекләрендә көн дә бәйрәм, көн дә туй булса да, нигә соң бихисап бәйрәмнәрдән шушы берсе генә шул кадәр күккә чөелә?

Гомер бакыеннан бирле башы сугыштан чыкмаган илдә нилектән монысы гына шундый игътибарга лаек? 17 гасыр башында бердәмлек аркасында бәхетле тормышка ирешкән халык нигә 20 гасырда янә олуг чуалышларга дучар булды?

Бу халыкның Петр патша кебек вәхшиләр чорларында гына берләшеп, кешечә уйларга сәләтле патшалар чорында тыныч кына яши алмавы нилектән? Кешегә дә саналмаган крепостной крестьяннарга ирек биргән Александр Икенченең үтерелүе, 1905 елгы манифесты белән Русияне дә кеше конлы ил итәргә омтылган Николай II-нең язмышы – болары да бердәмлек чагылышымы?

Ә инде тарихка “Смутное время” исеме астында кереп калган чорга күз ташласаң, янә бихисап җавапсыз сораулар туа. Әгәр Мәскәүдән лях-поляк илбасарларын куып чыгарырга туры килгәч, Мәскәүне яулап алуга китергән сугыш кайда булган һәм ничек атала?
Нилектән Беренче Ялган Дмитрий кебек тулы ел буе тәхеттә утыра алган башка самозванецларны тарих белми? 1603 елда Хлопка Косолапый дигән бандит җитәкчлегендә “гулящий народ” Мәскәүгә юнәлә. Максаты шул инде: башкаланы алырга, бөтенесен таларга һәм юк итәргә. Монда поляк интервентларының ни катнашы бар?

Поляк-шведларны бу чор Русиянең төп дошманнары итеп күрсәтү - үз халкыңның вәхшилекләрен яшереп, гадәттәгечә, гаепне башкаларда эзләү түгелме соң?

Сораулар күп – җавап табулары гына кыен. Шулай да эзләп карыйк әле. Явыз Иванның туктаусыз сугышлары чорында яулап алынган халыкларны талау хисабына яшәү күңеллерәк булгандыр. КГБның яралгысы булган опричнинаның катылыгы да халыкны тыныч яшәргә мәҗбүр иткән булса кирәк. Йөгәннәр бушагач, Мәскәү даирәләрендә дә, халык арасында да чуалыш башлана. Годунов та, Шуйский да, Ялган Дмитрийларның икесе дә тәртип урнаштыра алмыйлар. “Семибоярщина” исеме астында тарихка кереп калган 6 бояр идарәсе дә нәтиҗә бирми.

Бу җәһәттән, Александр Бушковның “Россия которой не было” дигән китабыннан бер өзек тә урынлы булыр кебек: “Урманнар һәм юллар “шиши” дип аталган күп санлы крестьян төркемнәре белән тулган була. Рәсми фараз буенча, алар “интервентларга каршы көрәшкәннәр”. Ләкин мин, аклар-кызыллар арасындагы ватандашлар сугышында ниләр булганын хәтерләвем аркасында, бу җәһәттән үземә шикләнергә дә рөхсәт бирәм. Бәлки, аерым идеалистлар да булгандыр, әмма “урман туганнарының” күпчелеге, очраганнардан кемнең кем икәнен ачыклап маташмыйча, барчасын да рәхәтләнеп талаганнар”.

Александр Бушков Минин белән Пожарскийга да үз бәясен бирә. Аннан бер өзек менә ничек яңгырый: “Минем кемнедер фаш итәргә ниятем юк. Бары тик тарихта берәр кешене яки вакыйганы бер төскә генә буяу белән килешә алмыйм. Чөнки чынбарлык күпкә катлаулырак: һәркемдә гүзәл сыйфатлар гына түгел - җирәнгечләре дә булгалый”.

Бушков язуынча, Минин үзе ярыйсы гына бай һәм, заманча әйтсәк, “крутой” булган. Башта ул Пожарский ярдәме белән үз приказларының төгәл үтәлешен таләп итүче карар кабул иттерүгә ирешә. Аларның үтәлешен тикшерү ратникларга йөкләнә. Артабан ул тирә-якта яшәүче һәркемнең милке бәясен билгеләүгә өлгәшә һәм һәркемнән барча мөлкәтнең чиреген ополчение файдасына бирелүен таләп итә. Бирмәсә – гаскәриләр тартып алалар. Акча җитмәү аркасында, артабан ул шәһәрнең барча хәллерәк халкын “пустил на торг”, ягъни байлыгын тартып алып, үзләрен һәм гаиләләрен холоплыкка бирә.”

Китапта шулай ук бу горурлану объектының башка кыңгыр гамәлләре дә бәян ителә.

Александр Бушков үзенең китабында мәшһүр Иван Сусанин турындагы риваятьнең дә чеп-чи ялган икәнен инанырлык дәлилләр белән фаш итә. Бу әкиятнең ничек тууы, аның кемгә файдалы булуы һәм артабан халыкка ничек иңдерелүе дә нәкъ без яшәгән илдәгечә. Төгәлрәк әйтсәң, Русиянең ялган белән ямалган ялган тарихы рухында.
XS
SM
MD
LG