Accessibility links

Русиянең кайбер шәһәрләрендә “Урыс йөрешләре” уза


Русиядә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп узыла. Русиянең кайбер шәһәрләрендә үтәмилләтчеләр бүген “Урыс йөрешләре” үткәрә.

Мәскәүдә хакимият Тарас Шевченко мәйданында урам митингы уздыру өчен рөхсәт биргән. Әмма милләтчеләр “Арбатская” метросында рөхсәтсез тагын бер чара уздырырга карар кылган. Милиция дистәләгән кешене кулга алган.

Валдивостокта хакимият соңгы минутта митинг уздыруга каршы булуын әйткән. Анда барлыгы 200 кеше җыелган булган.

Новосибирскида үтәмилләтчеләргә каршы төркем “Урыс йөрешләре”ндә катнашучыларның юлын бүләргә тырышкан. “Русия урыслар өчен” дигән шигарь кычкыручы милләтчеләр белән алар арасында берничә җанҗал чыккан. Зыян күрүчеләр турында хәбәр юк.

Милиция вәкиле әйтүенчә, хакимият “Урыс йөрешләре”нә рөхсәт биргән һәм аңа каршы килүчеләр җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG