Accessibility links

Кайнар хәбәр

Госман Исхакый: “Рубин”ны җиңүгә безнең догаларыбыз китерде


Казан Рубин футбол такымының Русия чемпионы булуында безнең уртак догаларыбыз ярдәм итте, дип белдергән Күвәйттә булган Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый.

Аның әйтүенчә, күп кенә мөселманнар бу җиңү өчен дога кылган.

“Рубин”ның тренеры Корбан Бердыев ислам дин таләпләрен үтәүче мөселман. Ул Казан мәчетләрендә һәм уеннар булганда башка шәһәрләрнең гыйбәдәт йортларында дога кыла. Күп кенә инвалидларга һәм мохтаҗларга ярдәм итә”, дигән Госман хәзрәт Исхакый “Яңалыклар” агентлыгына.
XS
SM
MD
LG