Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:15

Татарстанда икътисад белгечләре, тиздән финанс кризис күпләрне эшсез калдырачак, дип чаң кага.

Республикада кризисның беренче көннәреннән үк эшчеләр санын киметү галәмәте башланган иде. Беренче чиратта бу йортлар һәм машина төзелеше, офиста, банкларда эшләүчеләргә кагылды. Дөрестән дә әгәр кризис сәбәпле банклар кредитлар бирми башлый икән, бу өлкәдәге белгечләр нигә кирәк, акция базары төпкә төшеп чәлпәрә килгәндә, бу базар аналитикларына да мохтаҗлык юк. Кризис күчемсез милек сату белән шөгыльләнүчеләргә дә кагылды. Фатирларны алучы юк, димәк аны сатучылар да кирәкми.

Республикада меңләгән кеше эшсез калган вакытта исә, сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләр барыбер дә эшче кулларга кытлык бар, ди. Бүгенге көндә күп кенә югары уку йортларны тәмамлап чыккан белгечләр, компьютер тычканын, яисә эш кәгазьләрен генә түгел, ә машина рулен, көрәк, чүкеч тә тота белсеннәр иде дигән теләктә алар. Өстәвенә сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы да соңгы елда гына да 33% арткан.

Дөрестән дә Казанның эш эзләүчеләр челтәренә күз салсаң, биредә беренче чиратта икътисадчы, машина сату өлкәсендә эшләүче менеджерлар, юристларның эшсез утыруы билгеле. Мәсәлән, соңгы айда гына да, юристларның эш сорау очрагы 10 тапкырга арткан.

Шул ук вакытта Татарстанның зур сәнәгать оешмаларында да эшчеләрнең саны кыскартылуы билгеле. Республикада йортлар төзүдә иң эре ширкәт - “Кулонстрой” тулысынча диярлек төзелеш эшләрен туктатты. Шунлыктан шәһәр кешеләре генә түгел, Казан яны районнардан төзелешкә эшкә килеп йөрүчеләр дә хәзер өйләрендә утырырга мәҗбүр.

Шулай ук вакытта “АвтоВАЗ” да финанс кризис сәбәпле хезмәткәрләренең санын 5% киметмәкче. Бу 5268 кеше. Нәтиҗәдә 75 миллион сум янда кала. Бу акчаларны ширкәт җитәкчеләре калган эшчеләргә хезмәт хакын үстерүгә юнәлдереләчәк, ди. Хәзер исә “АвтоВАЗ”да 110000 кеше эшли.

Машина төзелеше өлкәсендә Татарстанның “КамАЗ” ширкәте дә кризис алдында көчсез булуын сиздерде. Авыр вакытлар башлангач, биредә җитәкчелек 4 көнлек эш атнасына күчүне һәм җитештереп чыгарылучы машиналарның санын 1000-гә киметү турында игълан итте.

Җирле ширкәтләр генә түгел, хәтта чит ил кампанияләре дә финанс кризис йогынтысын сизә. Мәсәлән, дөньякүләм танылган машина чыгаручы BMW ширкәте 8100 хезмәткәрен эштән кыскарта. “Motorola” ширкәте хезмәткәрләренең саны исә 7000 кешегә киметеләчәк.

Аның каравы җирле халык эшсез утырганда быел республикага читтән килеп эшләүчеләрнең саны 2,5 тапкырга артып, 8500 кеше булган. 2003 елда бу сан 4000, 2004 елда 6000 булган иде. Быел республикада чит ил эшчеләренә квота исә 5,5 мең урын. Аларның санын арттыру җитәкчелек Татарстанда елдан-ел демографик хәл сәбәпле эшче көчләрнең кими баруына бәйли.

Илдә эшсезләрнең саны көннән-көн артып торса да, ил җитәкчелеге исә аларны булдырмау максатында әле бернинди чара күрми, эшсезлек кризисыннан чыгу юлларын билгеләми. Эшсез калучыларның күбесе инде хәзер чәршәмбе Дмитрий Медведевнең Федераль җыелышка булачак мөрәҗәгатен көтә. Бәлки анда бу проблемадан чыгу юллары билгеләнер дип өметләнә алар.

XS
SM
MD
LG