Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче Католик-Мөселман форумы ачылды


Рим католик белән мөселман галимнәре ике дин арасындагы мөнәсәбәтләргә яңа сулыш кертү максатында бүген Bатиканда очрашты.

Ике көн дәвам итәчәк Католик - Мөселман форумына Рим папасы - Бенедикт XVI да катнашыр дип көтелә. Галимнәр форумда көч куллану, кеше хокуклары һәм изге язуларны халыкка аңлату юллары мәсьәләләрен карыячак.

Моннан 2 ел элек Рим папасы Бенедикт XVI Германиянең Регенсбург каласында ясаган чыгышыннан соң, ике дин арасындагы диалог мәсьәләсенә игътибар арткан иде.

2006 елның сентябрь аенда Бенедикт XVI Германия сәфәре вакытында, элекке бер Бизантин патшаларының сүзен мисал итеп китереп, "Ислам дине, хакыйкатьне тарату юлында көч куллануга этәргеч була", дип әйткән иде. Папаның бу белдерүе бары тик мөселман дөньясында зур тәнькыйтьләр тудырмады. Ул шул ук вакытта ике дин арасындагы мөнәсәбәтләрдә диалогның әһәмиятен тагын бер кат игътибар үзәгенә куйды.

Бу форумның барлыкка килүендә, 138 мөселман дин әһеленең узган ел папага җибәргән хаты этәргеч булды. Анда мөселман һәм христианнар арасындагы уртаклыклар телгә алынган иде. Хәтта ике диннең уртак ышаныч кагыйдәләренә нигезләнеп, кешелек алдында торган проблемалар турында киңәшләшү өчен уртак форум башлап җибәрергә тәкъдим ителгән иде. Һәм папа бу тәкъдимне хуплап, форумны ике елга бер оештырырга килеште.

Ике көн дәвам итәчәк утырышта папаның кайчан чыгыш ясыячагы турында рәсми белдерү әлегә булмады. Ләкин папанын чыгышта диннәр арасында бер-беренә ихтирам күрсәтү темасын телгә алачагы турында фаразлар бар. Папа якшәмбе көнне ясаган чыгышында бу мәсьәләгә халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлдергән иде.

"Мин халыкара җәмәгатьчелек, рухи башлыклар һәм инсаф иясе кешеләрдән, Гыйрак һәм Һиндстан кебек
көнчыгыш илләрендә көч куллануга, кыерсытылуга дучар булган християннарның тормышына игътибар юнәлдерүләрен сорыйм. Христианнар бу илләрдә үтерелә, аларга янаулар була һәм өйләреннән чыгып китәргә мәҗбүр ителә һәм алар качаклар хәленә кала", дип белдергән иде Бенедикт XVI.

Бүген Римда башланган уртак җыенда ике тарафтан да 24-шәр рәсми катнашты. Көн тәртибендә булачак темалар турындә рәсми белдерү булмаса да, аның эчтәлеген "Аллага мөхәббәт һәм күршенә хөрмәт" темасы тәшкил итәчәк.

Хәбәрләргә караганда, сөйләшъләрнең беренче көнендә, ике диннең илаһи һәм рухи нигезен тәшкил иткән, мәхәббәт һәм хәйрия тәгълиматлары хакында киңәшләшү булачак. Белгечләр әлеге утырышта, бергә хезмәттәшлек итүгә ишекләр ачылырга мөмкин дип фаразлый.

Былтыр папага җибәрелгән хатта, Коръәндә христиан һәм мөселмманнарның бер Аллага ышануын дәлилли дип әйтелгән иде. Шушы уртак кыйммәтләр нигезендә, ике диндә дә үзара хөрмәт, күршеләргә мәхәббәт күрсәтү һәм аларга ихтирамлы булу темасы күтәрелгән иде.

Ләкин җыенда нигездәге уртак ышаныч кагыйдәләреннән кала, төрле юнәлештәге мәсьәләргә, ягъни динне заманчалаштыру һәм дини терминнарны шәрехләү мәсьәләсендә бәхәсләрдә булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG