Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда Берләшү бәйрәме иң зур мәйданда узды


Ноябрьнең 4-дә Самарда һава чын көзгечә иде. Шуңа да карамастан, көндезге сәгать 11-гә опера һәм балет театры каршындагы мәйдан халык белән тулды.

Дөрес, күтәрелгән байраклардан карап бер фикер туа – ноябрьнең 4-дә Самарның үзәк мәйданында бер партиялек чәчәк атты. “Бердәм Русия” фиркасе оештыру сәләтен КПССтан бөтенләй күчереп бетерде, дип әйтеп була.

Утызга якын милли үзәкне эченә алган Дуслык йорты мәйданыны татар, чуаш, таҗик, әзәри, украин, казакъ үзәкләрен алып чыккан иде. Һәр милли үзәк үзенең өстәленә милли компонентлардан торган җыйнак кына күргәзмә тәкъдим иткән. Һәр милли өстәл үзенчәлекле матур булды. Шулай да, татар өстәлендә ризыкларның мул булуы, өстәл тирәсендә татар милли хәрәкәтенең барлык ирләренең басып торулары, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең музыкаль номеры губернатор Владимир Артяков күңеленә хуш килде.

Самар губернаторын Артяковны каршы алу
“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте президенты Әнвәр Бульхин губернаторга Тукай фотоальбомын һәм татар милли халатын бүләк итте, ә Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Җәмил Вәлиуллин губернатор Артяковка татар түбәтәен һәм “Россия империясенең мөселман институтлары” исемле җыентыгын тапшырды. 11 яшьлек Диләрә Сабирҗанова Габдулла Тукайның 15 телдә бастырылган “Шүрәле” әкиятен тапшырды.

Берләшү бәйрәменә багышланган концерт – тамаша ике сәхнәдән яңгырады. Мәйданда түбәтәйле ирләрнең күп булуы, мөфти Вагыйз Яруллинның халык арасында йөрүе Самар бәйрәменә милли төсмер бирде.
XS
SM
MD
LG