Accessibility links

1947 ел. Татар яшьләре Сталинга каршы баш күтәрә. V тапшыру


Шөгердән Бөгелмәгә алып китеп төрмәгә яптылар. Миңа 15 ел төрмә бирделәр.

1947елда Татарстанның Сарабиккол авылында Сталинга каршы оешкан яшерен оешма тарихы белән таныштыруны дәвам итәбез. Алдагы тапшыруларда сез “Ленин юлыннан” дип аталган оешманың ниндишартларда һәм ни өчен оештырылуы хакында, анда катнашкан шәхесләр авызыннан ишеттегез. Аларны бик тиз кулга алалар. Ратмил Зыятдинов белән оешманың лидеры Луиз абый Хафизов исә, тикшерү барышында Казанга ук алып кителә.

Луиз абый Хафизов узган айда Казанда 77 нче елы барганда вафат булды. Әмма, без, Шәех абый Зәбиров ярдәме белән, ул инде авырып ятканда, аны эзләп таба алган идек. Шул вакытта, Луиз абыйның 1947 елда Сталинга каршы оештырылган яшерен оешма хакында хәтирәләрен яздырып алып өлгердек.

Исегезгә төшерәбез, Луиз абый, Сталин әле исән, дәүләт белән идарә иткән чакта ук, ягъни 1947 елда аңа каршы яшерен оешма белән җитәкчелек итә.

1947 елның язында аларны кулга алалар. Луиз абый, тикшерң барышында Казанга җибәрелә. Аңардан ул чактагы НКВДның Татарстан бүлегендә сорау алалар.

Луиз Хафизов. Кулга алынгач, Шөгер төрмәсендә яттым. Шуннан соң мине Казанга алып килделәр. Башта беркая да япмадылар. Бер бүлмәдә өстәл астында ята идем. Шунда ук Ратмилне, Мөдәррисне алып килделәр. Өчәү өстәл астында ятабыз. Бездән һаман сорау алалар. Мөдәррис белән Ратмилдән гади тикшерүче сорау ала, ә миннән подпоковник, НКВДның бүлек башлыгы сорау ала. Шуннан соң ике-өч көн узгач, калганнарын белмим, мине төрмәгә, бер кешелек бүлмәгә илтеп утырттылар. Анда такта ятак, өстәл кебек бер нәрсә, шунда утырам. Ятырга рөхсәт итмиләр, йөрергә рөхсәт итмиләр. Хәтта утырып торырга да ярамый. Хәзер аңладым инде, мине карцер дигән нәрсәгә утыртканнарыдр инде. Камерадагы олы кешеләр яшьләргә бәйләнә торган булганнар бит. Хәтта көчләгәннәр дә. Шуны булдырмасын өчен карцерга япканнар инде мине. Ә карцерда озак утырып торсаң, ишекне шаккыйлар: “Нигә утырып торасың, йөреп тора!”- диләр. Йөреп торсаң: “Нигә йөрисең, утырып тор!”- дип кычкыралар ишек аша.

Шулай бер көнне, төнге берләр тирәсендә, ишекне шакыдылар, ачып керделәр. Мине алып чыгып киттеләр. Утырттылар магшинага. Алып бардылар, аэродромдыр инде, очкычлар тора иде, шундый җиргә. Мине ике кеше саклап тора. Бер очкычка утырттылар да, очып китек. Кая алып баралар, кая киттек – мин белмим бернәрсә дә. Бер вакыт, бер сәгать ярым очканнан соң, очкыч җиргә төште. Мине аннан алып чыгып, яңадан машинага утырттылар. Машина белән алып баргач, бер бинага алып керделәр. Ике яктан алып килүче сакчылар, миңа: “Артык сүз дә әйтмә, соравына гына җвавап бир,”-диләр. Бер ишектән кертеп, бер бүлмәгә куйдылар болар мине. Хәзердә хәтерлим, бүлмә зур үзе, ләкин буп-буш, өстәл дә юк, урындык та юк. Алгы якта бер-ике ишек кенә бар.

Шуннан бер кеше килеп керде. Июль ае бит инде, шундый нык эсселек тора. Ә аның аягында киез итек, өстендә сырлы зур свитер, кулында кәгазь. Миңа: “Это ты писал, мальчик?” диде ул. Ә мин куркуымнан берни дәшәлмим. “За что ты ненавидишь Советскую власть?” дип сорады бу кеше. Мин яңадан бер сүздә әйтмәдем. “Ладно, ты будешь учиться, выростешь - поймешь” диде дә, чыгып китте.

Мине кереп алдылар, машинага утырттылар. Шул ук очкыч белән очтык. Яңадан төрмәгә кайтарып утырттылар. Икенче көнне бернәрсә дә булмады. Өченче көнне тагын шул ук ике кеше килде. Бу Казанда инде. Алар миңа тагын: “Артыгын сөйләмә, ул, имеш, министр. Сорауларына гына җавап бир”-диләр. Алып керделәр тагы бер бүлмгә. Анад ике кеше утырган. Берсе нык таза, анысын белмим. Икенчесе, миннән сорау алган бүлек мөдире. Тазасын, министр дип аңладым инде.

Шул юаны: “Какие же вы бессовестны! Вот в Воронеже пятерых мальчиков расстреляли. Только за то, что они написали на листовке и расклеили на заборе базара. Писали, что советская власть не заботиться о базарах. Я бы вас собственной рукой расстрелял. А мне вас и сажать не разрешают!”- ди. Ә мин нәрсә, утырам. Тәрәзәгә борылып карасам, анда Черек күл паркы. Малайлар велосопедта йөриләр…

Мине алып чыгып киттеләр… Яңадан камерага илтеп утырттылар. Ике көнме узды, яңадан, теге өстәл астында яткан бүлмәгә алып килделәр. Бер капитан килде. Шунда ук Мөдәррисне, Ратмилне алып килделәр. Безне алып чыгып, вокзалгаалып бардылар. Поезд белән Шөгергә, Шөгердән колхозныкымы, яки селсовет машинасы беләнме, авылга алып кайттылар. Ул вакытта, районнан урып-җыю вакытанда уполномоченныйлар җибәрәләр иде, менә шулар ике ай безне күзәткәннән соң, ике айда үткәч китеп бардылар.

Рәфис Җәмдихан. Луиз Хафизов исән имин авылына кайта. Луиз абый белән Шәех абый Зәбировка мәктәп бетергәнлекләре хакында аттестат бирмичә җәфалыйлар. Район НКВД башлыгы соңрак бирдертә-бирдетүен, әмма вакыйгалар Луиз абый өчен башка борылыш ала.

Луиз Хафизов. Без сарык суйдык та, абыем белән аны базарга алып барып саттык. Безнеж белән районга бер солдаттан кайткан кеше дә барды. Базардан өчәү кайтып килә идек, бер бабайны куып җиттек. Бу солдат, әйдә бераз тәмәке тартып алып, ял итеп алыйк әле, ди. “Мин өшедем, - кулдымда чиләк.- Сез теләсәгез нәрсә эшләгез, мин кайта торам,”-дип киттем. Кайтам-кайтам, авыл янындагы чишмәгә җитеп килгәндә, карасам, солдат белән абый мине куып җитеп киләләр.

Абый миңа: “Бу солдат бабайны талады, есәсеннән акчасын алды, әдә качыйк тизрәк!”-ди. Без өчәүләп йөгердек инде. Солдат, безне авыл читендәге бер кешенең бакчасына алып кереп яшерде дә, үзе күзәтеп тора. “Мине таладылар, таладылар!”-дип теге бабай акырып кайта…

Шул ук төнне безнең ишеген шаккыйлар. Безне, сез кеше талаган дип алып килделәр сельсоветка. Бабайны да безнең янга чакырдылар. Бабайдан: “Сез боларны беләсезме?”-дип сорыйлар. Бабай, солдатка төртеп күрсәтеп: “Менә бу минем акчаны алды,”-ди. Абыйга күрсәтеп, аның белән тәмәке тарттык ди. Ә миңа карап, бусы, чиләк белән иде, ул безнең янда тормады, китеп барды, дип әйтте.

Шулай итеп Фрад абыйны да, солдатны да район үзәгенә алып киттеләр, мине кайтарып җибәрделәр.

Шуннан соң, бер егерме көн узгандыр, мине авыл советына чакырып алдылар. Шул ук участковый, сине дә кулга алырга куштылар, ди. Мине дә Шөгергә алып киттеләр. Шөгердән Бөгелмәгә алып китеп төрмәгә яптылар. Анда ике ай ятканнан соң, районга мәхкәмәгә алып кайттылар. Теге солдатка 20 ел, Фрад абыйга 17 ел, миңа 15 ел төрмә бирделәр. Теге солдат белән Фрад абыйны Бөгелмәгә алып киттеләр, ә мин Шөгердә 2-3 көн утырдым.

2-3 көннән соң, карасам, Казаннан, теге вакыттагы НКВД тикшерүчесе килгән. Ул безнең эшне тикшергән дә, мине Казанга алып китте. Казанда, бер кешелек камерада мин тагы ике ай утырдым.

Бер вакытны чакырып алдылар да, ниндидер кәгазьләргә кул куйдыралар. Мин шунда басып торам. “Беләсеңме, сиңа 120 сум акча бирергә тиешләр, ләкин әле кассир юк. Көтеп торасыңмы, әллә чыгып китәсеңме?”- диләр. (Луиз абый елап җибәрә – автор.) Мин шулай бер начар гына диванга утырган идем, аптыравымнан диванның тоткасы белән бергә егылып төштем. “Син нәрсә, белмисеңме? Сине бит иреккә чыгарабыз,”-диләр. Мин: “Акчагыз кирәкми, мин китәм,”-дипмен күз яшьләре белән.

Кулга кәгазь бирделәр дә, чыгарып җибәрделәр. Казан университетында Роза апа укый иде, (Роза Хафизова ,танылган журналист – автор.), аны тулай торактан эзләп таптым да, Сәләх абзый дигән туганым газета редакциясендә тәрҗемәче булып эшли иде, алар миңа акча җыеп, билет алып, өйгә кайтарып җибәрделәр.

Мин өйдә бер-ике көн тордым. Исәпләдем үземчә: мине әбизәтелне утыртачаклар! Искәндәр Зәбиров белән Келәүле дигән җиргә качтым. Анда һөнәр уку йортына җыялар иде. Без Искәндәр белән документларны шунда тапшырдык та, Куйбешевка, хәзерге Самара инде ул, ремесло училищесена барып кердек. Ике ел укыдык.

Рәфис Җәмдихан. Луиз абыйны гомер буе хәрби хезмәттә була. Ул үзе күрәлмәгән системаның хезмәтенә ничек эләккән соң ул?

Луиз Хафизов. Минем хыялым университетка укырга керү иде. Ике ел укырга керергә әзерләндем. Казанга кабул итү имтиханнарын тапшырырга килдем. Сызраньнан Маяк дигән бер егет белән, дуслашып, имтиханнар биреп йөрдек. Имтиханнар бетте. Коридорга, кем кабул ителгәнлеген язган исемлек чыгарып элделәр. Мин Физика-математика факультетына кергән булып чыктым. Маяк та кергән. Шатландык инде.

Шул шатлыктан, Иделдәге Маркиз дигән утрауга киттек. Үзебезчә билгеләп үтргә булдык. Алдык бер шешә су. Үзе юнь генә тора. Ачып караган идек, бигрәк тәмьсез тоелды ул. Хәзер аңлыйм инде, ул минерал су булган, без шунда аны беренчә кат татып карадык. Шул суны эчеп утыра идек, карасам, минем алга теге НКВД тикшерүчесе килеп басты.

“Нишләп йөрисең монда?”-ди. Мин, менә имтихан тапшырдык, университетка укырга кердем, дидем. Ул китеп барды.

Икенче көнне, кабул итү комиссиясенә, имтиханнарда булдым дигән, эш өчен белешмә алырга барам. Карасам, кабул итү комиссиясе бүлмәсеннән теге тикшерүче чыгып бара. Минем йөрәк “ффууу” итеп китте.

Ул киткәч, мин кердем. Миңа шундый белешмә кирәк иде, мин кабул ителдем, исемлектә шундый номер астында торам, димен. Миңа болар: “Знаете, у нас сокращение приема, мы вас не можем принять,”-диләр. Мин аларга, ә ни өчен мине кыскарттыгыз, менә Маякның күрсәткечләре минекеннән түбәнрәк, нигә аны кыскартмыйсыз дидем. “Без белмибез, әнә ректорга барыгыз,”- дип кенә җавап бирделәр. Миңа, бөтен имтиханнарны бирде, аерым чакыру булганчы, эш урынына юнәлә, дигән белешмә тоттырдылар. Менә бу аерым чакыруны мин хәзергә кадәр көтеп ятам инде.

Мин инде бөтенесен дә аңладым. Ректорга барып тормадым. Аннан алда, су эчкән вакытта, миңа тикшерүче әйткән иде, сиңа Мәскәүдә әйттеләр бит, хәрбилеккә укырга барачаксың, дип. Мине авылга кайтарып җибәрделәр. Кайтсам, анда армиягә чакыру кәгазе ята. Хәрби комиссарияткә килдем, анда мине Белорусиягә, пеходныйга җибәрәләр. Мин әйтәм, пеходныйга теләмим, очучылыкка юарам димен. Миңа әйтәләр, язылган пехотага, димәк пехотага барасың. Киттем инде.

Шуннан соң, мине укырга җибәрделәр, пенсиягә чыкканчы ярым грждан-ярым хәрби эштә эшләргә мәҗбүр булдым. Туган якларга 80 елларда гына кайта алдым.

Рәфис Җәмдихан. Гомере буе үз иркеннән башка хәрби хезмәттә булган Луиз абый Хафизов, пенсиягә чыккач Казанга күченеп кайта. Монда ул Горбочевларга, икътисадый кризистан чыгу юлларын күрсәтеп хатлар яза. Татар тарихы белән кызыксына башлый. Шуның нәтиҗәсендә, аның “Дала һәм мәдәният”дип аталган китабы да нәшер ителә. Без бу хәтирәләрне яздырганда да ул, авыру булуына карамастан аек фикерле иде. Копьютер кулланып, интернет аша үзе 1947 елдагы вакыйгалар хакындагы Азатлыктагы тапшыруларны да тыңлап барган. Моннан бер атна элек, Луиз абый, җомга көнне бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәтә булсын!

XS
SM
MD
LG