Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция көчләре уртак максатлар билгели


5 ноябрь көнне Башкортстанның Берләшкән оппозициясе идарәсендә чираттагы утырыш булып үтте.

Узган атнада, җәйге озын яллардан соң, бу идарәнең беренче утырышы узган иде инде. Шул сөйләшү барышында киләсе киңәшмәне нәкъ менә 5 ноябрьгә тәгаенләделәр һәм аңарчы төрле фиркаләргә, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә алдагы эшчәнлек турында фикер-тәкъдимнәрен әзерләргә кушылды.

Әле Уфада узган утырышны да, һәрвакыттагыча, Башкортстанның Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы рәисе Рамил Бигнов ачты һәм алып барды. Киңәшмәгә Башкортстан хакимиятләренә тәнкыйтьчел карашта торучы фиркаләр һәм егермегә якын иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм актив әгъзалары килгән иде.

Рамил Бигнов үз чыгышында Башкортстанда шушы арада зур сәяси үзгәрешләр булачагын әйтте. “Менә шушы хәлләрдә без дә үз мөнәсәбәтебезне ачык белдерергә тиешбез”, диде Рамил Бигнов.

Киңәшмәдә катнашучылар Башкортстандагы барлык оппозиция көчләрен берләштергән Килештерү шурасының яңа идарәсен төзергә кирәк, дигән уртак фикергә килде. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, яңа исемлекне төзеделәр һәм алар буенча тавыш бирү булды.

Оппозиция килештерү шурасы рәисе итеп янә дә Рамил Бигнов сайланды. Шулай ук төрле юнәлешләрдә эш алып барачак 5 комиссиянең җитәкчеләре дә тәгаенләнде.
XS
SM
MD
LG