Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев юлламасына беренче бәяләр


Русия президенты Дмитрий Медведевның еллык юлламасы республика җитәкчеләренең дә, киң җәмәгатьчелекнең дә игътибар үзәгенә менде.

Республиканың рәсми шәхесләре бу юлламага үз фикерләрен алдагы көннәрдә матбугатка бирер әле. Без исә Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтайдагы аксакал депутат Зөфәр Еникеевтан беренче фикерләрен белешеп алдык.

“Миңа, әлбәттә, Дмитрий Медведевның ил төбәкләренә кагылышлы фикерләре мөһим иде, шуңа күрә дә тәү чиратта шуларга игътибар иттем. Аның федераль оешмаларның төбәкләрдәге бүлекләрен кыскарту турындагы тәкъдиме бик дөрес, әмма аның тормышка ашырылыуына бик ышанып бетеп тә булмый”, ди Зөфәр Еникеев.

Һәр кеше ил президенты юлламасында үзенең хезмәт даирәсенә кагылышлы әйтелгән фикерләрне үз күңеленә якын ала, билгеле. Укытучыларга хөрмәт арттыру кирәклеге турындагы фикер – укытучыларга, башка һөнәр ияләре турында әйтелгәннәре аларга кадерледер. Медведевның юлламасыннан соң бәлки хәлләр яхшы якка үзгәрер дип өметләнә һәркем. Өметсез – шайтан. Шулай да тел-сөяксез, дигән мәкаль дә бар бит әле…
XS
SM
MD
LG