Accessibility links

Дөнья җитәкчеләре Обаманы тәбрикли


Прага - Дөнья җитәкчеләре, АКШ сайлавында җиңгән Барак Обама котлауларын җиткерә.

Европа шурасы башлыгы, Һосе Мануэл Бароссо, Обаманың җиңүен алкышлап, АКШ һәм Европа арасында яңа сәхифә ачылды, дип белдерде.

"Бу Америка өчен генә түгел бәлки дөнья өчен дә бик мөһим вакыйга", дип белдерелде.

Франция президенты Николя Саркози дә, АКШта Обаманың сайлануы, Франция, Европа һәм башка илләр өчен зур өмет тудырды дип белдерде.

Русия президенты Димитрий Медведев Обаманы котлап, Американың яңа президенты белән килешеп эшләргә өметләнүен белдерде.

Кытай президент Hу Җинтау исә, ике ил арасындагы мөнәсәбәтнең яңа дәрәҗәгә күтәреләчәгенә өмет белдерүен әйтте
XS
SM
MD
LG