Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Обаманың АКШ президенты итеп сайлануына мөнәсәбәтегез?


- Яңа кешеләр, яңача хәл итәрләр дип уйлыйм.

- Обамага минем мөнәсәбәтем бик әйбәт. Әтисе аның Африка кешесе.

- Аның тамырлары Африка иленнән. Элек Америкада расачылык көчле иде. Хәзер кешеләрне кыерсыту, тигез хокуктан мәхрүм итү беткән дип уйларга була.

- Бу, Америкадагы сайлауларда катнашкан кандиатлар арасында аның программасы иң яхшысы булуын күрсәтә. Димәк, америкачыларга аның кандидатурасы уңайлырактыр. Аларда да хәзер бездәге кебек сайлауларда 18 яшькә җиткән һәр кеше катнаша ала дигән сүз.

- Бу яшь кеше, баш белән эш итәр дип уйлыйбыз.

- Бик белемле яшь кеше, илне шактый яхшы хәлдә тотарлык.

- Америкадагы халыкның, элек кыерсытылганнар арасыннан, президентны сайлавы, бу илдә демократия бар дигәнне күрсәтә.

Русия белән АКШ арасында мөнәсәбәтләрнең нинди булуын теләр идегез?

- Барак Обама башта Русия белән дус булам диде. Соңрак интервью биргәндә, Грузиядәге сугыш хәлләре турында Русия белән аңлашасы булыр әле, диде. Русия белән дус булса, безгә яхшы булыр иде.

Галиев Эмиль, 116, лицейда 8“б” сыйныфында укый:

- Америка турында фикерләр яхшырачак. Халык дөрес сайлаган.

- Мин аның кем икәнен дә белмим. Ничек бара шулай бара. Өстәгеләр белә инде, без белмибез. Соң кайтам, телевизор да караган юк.

- Обама әле сугышны белми, шуңа йомшаграк. Ә бәлки демократия. Америкада президентлар ил белән идарә итми. Бу, ил белән идарә иткән берәр корпоратив төркемнең төсле кешеләрне дә сайлап халыкны бер селкетеп алыйк әле, дигән сәясәте дип уйлыйм. Чөнки американлылар өчен без чимал оясы гына, Русиягә сугыш башларга җай чыкканын көтеп кенә торалар, мөмкинчелек туу белән, башка Ирак, Югославия кебек илләрне шартлаткан кебек, безне дә шартлатырга гына торалар, Русиягә сәяси карашлары элек ничек булган, шулай калачак.

- Яшь президент, Америка белән мөнәсәбәтләр яхшы булсын инде.

XS
SM
MD
LG