Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Татар мәкаменә юкка чыгу куркынычы яный. Казанда гарәп, төрек,таҗик мәкамнәре очрый.

Казанда зурлап коръән укучылар бәйгесе узды. Бөтендөнья ислам лигасының Бөтендөнья коръән-хафизлар әзерләү үзәге вәкилләре һәм башка гарәпләр осталыкны бәяләде. Коръән-хафизлар бәйгесенең җиңүчесе, дип беренче номинациядә татар Али Яушев танылды Шулай ук Русия ислам университеты каршында эшләп килүче коръән-хафизлар әзерләү бүлеген тәмамлаучыларга бу көннәрдә диплом тапшырылды.

Тавышлы дәресләр читтән кайткан

Тик бу ярыш изге китапны татар мәкаме белән укучыларның юклыгын да күрсәтте. Әйе, белгечләр андый мәкамне хәзер Казанда очрату авыр, ди. Картларныкы булса да, әбиләреннән өйрәнеп калган кечкенә сүрәләрдә генә сакланган икән. Мәчетләрдә инде хәзер дини белемле яшьләр йөри. Аларны гарәп, төрек, үзәк азияле мәкамнәргә өйрәткәннәр. Укырга өйрәтүче аудиодәреслекләр дә гадәттә я гарәп илләреннән, я төректән кайткан.

Моны Казандагы Русия Ислам университетында да аңлыйлар. Ректорлары Рәфыйкъ Мөхәммәтшин югалып баручы мәкам ерактагы авылларда өлкән кешеләрдә генә калгандыр, дип саный.

Моң нотага салынмый

Шулай да Коръән укучыларның тавышын һәм көен Флера Баязитова, Гүзәл Сәйфуллина, Мәсһүдә Шәмсетдинова кебек тикшеренүчеләр яздырып калган булган. Соңгы икесе аларны хәтта нотага да салган булган. Сәйфуллина бу турыда махсус китап та язды.

Мәлик Сабирҗан моңны нота белән өйрәнү авыр ди.

Ә татар мәкамен моң кебек үк нотага салып кына аңлатып булмый диләр. “Моң” исемле агарту оешмасын оештырып йөргән психолог Мәлик Сабирҗан шулай, ди. Ул моңны авыздан-авызга, телдән-телдән күчереп тапшыру мөһим, ди. Ягъни, әти-әниләре яки остазы өйрәтмәсә, моңны партитура аша гына ятлап та булмый икән. Сабирҗан моң тапшыруны суфыйлардан калган хикмәт тапшыру, зилзилә белән ачык күңелләргә күчүче әйбергә тиңли.

Мөнәҗәтләрне кайтарганнар

Җырчы Гөлзадә Сафиуллина да карчыклардан мөнәҗәтләрне өйрәнеп яки яздырып калган булган. Туксанынчы елларда ул аларны халыкка кире кайтару өчен күп эш башкарган. Башка башкаручыларның да шактый мөнәҗәт яки бәетләрнең язмалары бар. Әмма мөнәҗәт көе коръән кебек катгый кануннарга буйсынмый, икән. Анда коръәннән тыш кагыйдәләр яки сүзләр дә кулланыла.

Коръән көе авыррак

Ә коръән китабын исә тәҗвид кагыйдәсе белән укыйсы. Шул кагыйдәләр кайбер иҗекләрне ирекле рәвештә сузарга рөхсәт итә. Шулай укыганда, туктап калганда, тын алганда үз ысулыңны, көеңне кулланырга була. Татар белән башкортта үзенә хас булган мәкамнәрне әнә шул үзенчәлекләр тәшкил итә. “Татарда да берничә мәкам бар”, ди Гөлзадә. Тик аларны кайтару, изге сүзләр һәм катгый кагыйдәләр булу сәбәпле, авыр эш булып чыккан.

Аудиоязмалар кирәк

“Без бер хәзрәт белән татар мәкамен яздыра башлаган идек. Тик соңыннан ул куркып калды. - Сүзләрне укыганда ялгышлар китәр, дип. Әмма хыялым һаман да бар. Бер кеше өйрәнсә, шул укыганнан аудиоязмалар чыгарырга телим”, дип сөйли студия тотучы Сафиуллина. Ул инде Рамил Юнысовның коръән укыган язмаларын чыгарган. “Халык бик яратып кабул итте”, ди. Тик аныкы татар мәкаме дип танылмый. Юнысов бит Гарәпстанда укып кайткан.

Мәкаме түгел, тәҗвиде мөһимрәк

Казанда сатылучы яки таратылучы изге китапны укырга өйрәтүче язмалар арасында әйтик Мишари Рашид та бар. Шәех Хөсәм да Казанда татарча өйрәнеп, татар мәдәниятен хөрмәт итеп яши. Тик алар коръәнне татар моңы белән укымый. Шуңа күрә, татардан моң гына түгел, инде туган тел дә чыгып китеп барганда, аңа мәкамен кайтару авыр эш булачак. Хәлбүки, коръән укучылар яки тыңлаучылар өчен аның мәкаме түгел, тәҗвиде мөһимрәк.

XS
SM
MD
LG