Accessibility links

Урыстелле мөселман медиасы Казанга килә


Ислами матбугат чыганаклары арасында урысчалары да шактый. Алгы планда Түбән Новгородтан "Медина" газетасы.
Ислами матбугат чыганаклары арасында урысчалары да шактый. Алгы планда Түбән Новгородтан "Медина" газетасы.

12-13 ноябрьдә икенче мөселман матбугаты фестивале уза. Бер өстәл янына Islam.ru, Islamnews.ru кебек "көндәшләр" дә җыела.

12-13 ноябрь көнне Казанда икенче мөселман матбугаты фестивале узачак. Анда махсус бәйгедә катнашкан журналистлар һәм публицистлар да котланачак. Мөселман журналистикасына яки нәшрият эшчәнлегенә кертелгән өлеш, иң яхшы телевизион яки радиосюжет, дини Интернет-матбугаты, мөселман газетасы яки журналы, рухи тормыш турында дөньяви чыганакларда чыккан мәкаләләр өчен бүләкләр билгеләнгән.

Чара дини матбугат чыганакларын яки дөньяви чыганакларда динне яктыртуны яклау максатыннан ясала.Ул мөселман редакцияларына, нәшриятларна, журналистларга үзара дуслашу, аралашу, тәҗрибә алмашу мөмкинлеген дә бирә.

Быел оештыручылар арасына мәскәүлеләр дә кергән. Килүче кунаклар арасында уырстелле мөселман чыганаклары да шактый. “Шулай ук Русиянең билгеле ислами чыганаклары Islam.ru, Islamnews.ru кебекләр беренче тапкыр бер өстәл артына утырачак”, дип сөйли Татарстан мөфтияте матбугат сәркатибе Әхмәт Халиков.

Хаклиов Русиядә дә, Татарстанда да шактый санда урыстелле дини газеталар чыгуын әйтә. Әйтик, Мәскәүдәге "Минбар", Казандагы "Ислам-инфо", Түбән Новгородтагы "Медина" шундыйлардан.

XS
SM
MD
LG