Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20
Соңгы елларда дин әһелләренең миллилекне өнәп бетермәве сизелә. Диндә милләт юк, янәсе. Яисә киресенчә, милләтчеләрнең гасырлар буе ата-бабаларыбыз тоткан дингә кырын каравын күзәтергә була. Заманында “милләт” белән “дин” төшенчәсе бер дәрәҗәдә булган. Кызганыч, 70 елдан соң бу ике юл ике юнәлеш алды, бер-берсенә дошман кебек карый башлады. Бу мәкалә авторы Айзат Шәймәрданов «Кол Шәриф» мәчете фонды җитәкчесе, имам-хатыйп Зөфәр хәзрәт милләт һәм дин хакында әңгәмә корган.

Татар сайты күпме тора?

Күптән түгел дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 еллар планлы чорына бюджеты турында” закон проектына карата үзгәрешләр һәм өстәмәләрне карады. Тукайнын 125 еллыгы уңаеннан депутатлар Тукайга багышланган махсус сайт булдырырга ниятли. Һәм шуның өчен бюджеттан 2 миллион сум акча сорыйлар. “Тукай” сайтында шагыйрьнең иҗаты, биографиясе һәм исеме белән бәйле мәгълүматлар эленәчәк икән.

Мәкалә авторы Лилия Хаһидуллина бүгенге көндә популяр татар сайтларын булдыручылар, актив кулланучылардан сораштыру уздырган. Алар“Тукай” сайты турында ни уйлыйсыз, бер сайт булдыру өчен бирелгән 2 миллион сумны күпсенмисезме дигән сорауларга җавап бирә.

“Mатбугат.ру сайты хуҗасы Данил Сәфәров: Мондый сумманы ишеткәч, бик гаҗәпләндем. Без дә сайтлар ясыйбыз. Бу бәягә бер иллеләп татар язучысына сайт эшли алыр идек. Татар интернетын күтәрү турында күпме сөйләшәләр - ә гамәлдә киресе эшләнә. 2 миллион сумга бөтен татар интернетын яңа үргә күтәреп булыр иде. Хәзерге татар телле сайтларның күбесе энтузиастлар тарафыннан эшләнгән. Алар, әлбәттә, акча китерми. Бүген ябылыйкмы, иртәгәме, дип җан асрыйлар. Дәүләт шул эшләрне, шул егетләрне күреп алып, аларга ярдәм итәр урынына “2 миллион” дип шаккатыра. Тукай үзе моңа бик гаҗәпләнер иде...”, дип җавап биргән.

Компьютер белгече Альберт Фазлый: “2 миллион?! Акылга сыймый торган нәрсә бит бу. Миңа байтак сайтлар ясарга туры килде, ә менә андыен күргән юк әле. Шәп эчтәлекле, максатлы, иң заманча технологияләр кулланып ясалган сайтлар, күп дигәндә, 200 мең сум тора. 2 миллионга, ким дигәндә, 10 сайт ясарга мөмкин”, дигән.

“Дураклар авылы” димәгез

Журналист Элвира Фатыйхова редакциягә килгән хат эзеннән Арча районының Яңа Чүриле авылына барган. Хатта, шушы авылда психо-неврологик интернатта санитарка булып эшләүчеләр хезмәт хакының ай саен кимүеннән зарланганнар. “Тәүлек буе җаваплылык безнең өстә, авырулар төрле. “Вредность” бара, ә хезмәт хакы ай саен кими, нинди хәлдер. Августа 3700 сум алган идек, сентябрь аенда квартал премиясе белән бергә 3700 сум бирделәр. Шул премия булмаса, 2872 сум хезмәт хакы булыр иде. Шәймиев акчасын да июль аеннан бирле күргән юк. Беркем берни аңлатмый. Эш урыны да кирәк.”

Әлеге интернат җитәкчелеге һәм хезмәт хакын санаучы бухгалтерлар белән сөйләшкәннән соң, мәкалә авторы өч нәтиҗә чыгара. “Директор үзлегеннән хезмәт хакын киметә алмый, чөнки бу дәүләт бюджеты карамагындагы интернат; Хезмәт хакы кимеми, ә шул килеш тора. Бухгалтерия кәгазьләре шуны сөйли. Бары тик, сез әйтмешли, “Шәймиев акчасы” берникадәр бирелми торган, хәзер анысы да бирелгән икән; Хезмәт хакы яшәү минимумыннан зуррак. Шулай булса да, мин санитаркалар белән бер фикердә килешәм: ул акчага җан асраулары, ай-һай, авыр шул... Хезмәтенә күрә бәясе диярлек тә түгел бит хәтта”.

Бурычлар элмәгендә

Соңгы елларда төрле банклардан кредит алу модага керде. Бурычларын түли алмыйча, бик кыен хәлгә калучылар бар. “Бурычлар әлмәгендә” дигән мәкалә әлеге проблемага кагылышлы. Биредә Омск шәһәрендә булган фаҗига тасвирлана. Бурычлардан котылу максатыннан, ялгыз гына бала үстерүче анага фатирын сатарга туры килә. Тик бу да проблеманы чишәргә булышмый. Шуннан соң ханым үзен-үзе үтермәкче була. Әмма якын-тирәдәге кешеләр моны күреп, аны коткарып кала.

Без бер тамырдан

Тиздән Татарстан Фәннәр Академиясендә керәшен татарлары мәдәниятен, тарихын өйрәнү үзәге эшли башлаячак. Шул уңайдан Александр Долгов әлеге үзәкнең җитәкчесе сәнгать белеме фәннәре кандидаты Геннадий Макаров белән әңгәмә корган. Мәкаләдә яңа үзәкнең максаты, бурычлары һәм эш планнары турында тәфсилләп язылган.
XS
SM
MD
LG