Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанның төньягындагы шартлауда 8 кеше үлде


Хар - Пакыстанның Әфган чигенә якын Баҗавыр төбәгендә, Паштун кабилә рәисләре утырышы вакытында булган шартлауда кимендә 8 кеше үлүе 45 кешенен яралануы хәбәр ителә. Төбәк үзәгендәге Хар шәһәр хакимияте башлыгы Икбал Хаттак, яралыларның 15-нең хәле авыр булуын белдерде. Ул бомбаның ерактан контроль белән шартлатылуын белдерде.

Пакыстан саклану көчләренең соңгы айларда әл-Каидә һәм Талибан сугышчыларына булган һөҗүме арткан иде. Хакимият бу төбәкләрдән сугышчылардан арындыру өчен кабилә башлыклары белән бергә килешеп эшләргә омтыла.
XS
SM
MD
LG