Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:27

Татарстан дәүләт шурасындагы коммунистлар фракциясе вәкилләре әнә шундый һәм башка таләпләр белән урам җыены һәм йөреше үткәрде.

6 ноябрь көнне бер төркем коммунистлар һәм башка оешма вәкилләре Казанның Горкий паркы каршына җыелды. Башта алар анда урам җыены үткәрде. Аннан соң Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янына янына юл алып анда да чыгышлар ясады.
“Бүген ял көне. Ә иртәгә эш. Эш бетеп кич белән үткәрсәң караңгы төшә. Ял көнен 7 ноябьдән алдылар. Хәзер бәйрәм көне түгел ул. Күп кеше ял көнне көндез җыелырга кирәк дип сорады. Шуңа күрә 6-сында үткәрергә булдык”,- ди бу чараны оештыручыларның берсе Роберт Садыйков. Бу КПРФ фиркасенең Татарстан бүлеге чарасы түгел иде. Аның оппозициядәге бер төркеме Татарстан югары шурасында КПРФ фракциясе депутатлары Салий, Столярова һәм Садыков тарафдарлары килде бу митингка.
Урам җыены вакытында кабул ителгән резолюциянең беренче юлына да алар 7 ноябрьне Үктәбр революциясе көне статусы биреп дәүләт бәйрәме итеп билгеләп үтү таләбен язган иде. Өлкәннәргә яхшы пенсия, балаларга бушка белем һәм эшкә урнашуга хокук, илне төзүчеләргә бушка торак, чөнки илне шәһәрләрне, завод-фабрикаларны, тимер юллар, очкычлар, көймәләр, поездлар, барсын да “демократлар” халыктан тартып алды кебек шигарьләр коммунистларның урам җыеннарында һәрвакыт яңгырап тора. Бу юлы да резолюциядәге таләпләрнең башы шул хакта иде.
Аннан соң килгән юлларда гади халык алдында торган конкрет проблемаларга багышланганнары да бар иде. Казанның Эсперанто урамындагы 35-нче йортта һәм Дмитрова урамындагы 8-нче йортта яшәүчеләрне башка торакка күчерү таләбе. Чөнки бу йортлар җимерек хәлендә. Һәм башкалар…
Митинг вакытында да мондый чаралар өчен гадәти булган шигарьләр күтәреп торучы булмады. 6-7 язма фатирлы булам дип төрле ширкәтләргә алдан акча биреп алданганнарныкы иде.
“Алар безгә кушылалар. Бу без язганнар түгел. Безнең резолюциядә язылган төп проблемалар. Төрле яктан килүчеләрнең барсына да без риза. Әнә хәзер Тюлькин партиясеннән чыгыш ясый. Әнә анда Берников тора. Монда сул милләтчеләр”,- диде бу чарага килгәннәрне барлап Роберт Садыйков.
Алар гына да түгел, хакимиятләр күрмәмешкә салышкан мохитны яклаучылар, йорт-җирсез хайваннарга һуманлы мөнәсәбәт таләп иткәннәр дә кушылган иде бу митингка.
“Төнге күбәләкләр”, sex тәкъдим итүчеләр 6 ноябрь көнне булган бу чарага үз хокукларын яклап килмәгән иде. Урам йөрешендә бөтенесе дип әйтерлек олыгайганнар атлады. Әмма аларны шәһәр диварлары тулган sex тәкъдим итүчеләрнең телефоннары һәм Восстания белән Южный урамнарында торучы “төнге күбәләкләр”не хокук саклау оешмаларының тануы да борчый икән. Резолюциядә аларны шәһәр үзәгенә- Ирек мәйданына, Кремлевская, Маркс, Дзержинский урамнарына һәм Эчке эшләр министрлыгы мәдәният йортына күчерү таләбе дә язылган иде.

XS
SM
MD
LG