Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс: Израиль-Фәләстин тынычлыгына өмет аз


Иерусәлим - АКШ тышкы эшләр министры Кондализа Райс быел Израиль белән Фәләстин арасында тынычлык булдыру ихтималының бик аз булуын белдерде. Райс, якын көнчыгыш сәфәре өчен төбәккә барганда ясаган чыгышында, 10 февральдә Израильдә вакытыннан алда сайлау үткәрү карары, тынычлык планына начар йогынты ясавын әйтте.

Ел ахырына кадәр Израиль-Фәләстин арасында тынычылык булдыру планын гамәлгә ашыру мөмкин кебек күренми. Шуның өчен бу хактагы сөйләшүләр киләсе елга калачак дип фаразларга кирәк. Ләкин ике ил арасында җир алышу мәсьәләсе кебек низаг тудырган төп проблемада килешүгә ирешелде. Ике тараф, Иерусәлимнең өлеше һәм фәләстинле сыенучыларның язмышы кебек мөһим мәсьәләдә ике арадагы фикер аермалыкларын чишкәннәр иде.

Бүген төбәктә сәфәрен башлаган Райс сөйләшүләрдә хәзергә кадәр ирешелгән уңышны саклап калу өчен Израиль һәм Фәләстин башлыклары белән очрашачак.

АКШ, БМО, Европа һәм Русия илләре кергән Якын көнчыгыш 4лесе, Израиль һәм Фәләстин вәкилләрен тыңлар өчен шимбә көнне Мисырның Шарм әл-Шәйх шәһәренә җыелачак.
XS
SM
MD
LG