Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tөньяк Осетиядә шартлауда 11 кеше үлде


Дондагы Ростов - Русиянең көньягындагы Төньяк Осетия башкаласы - Владикавказда бер автобуста булган шартлауда кимендә 11 кешенең һәлак булуы хәбәр ителә. Тикшерүчеләр автобуста бомба шартлаган дип фаразлый.

Шартлау Владикавказның халык күпләп йөри торган базар мәйданындагы кинотеатр бинасына якын җирдә, бер автобусның туктаган вакытында булган. Төньяк Осетия Чечня һәм Көньяк Осетиягә чиктәш республика.
XS
SM
MD
LG