Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бен Ладенның малаен Испания кабул итмәде


Мадрид - Испания әл-Каидә төркеме башлыгы Усама бен Ладенның 19 малаеннаң берсе булган - Гомәр Усама бен Ладенның кичә Испаниядә сәяси сыену сораган мөрәҗәгате кире кагылды.

Гомәр бен Ладен, әтисенең кайда булуын белмәвен әйтте.

27 яшендәге Гомәр Усама бен Ладен, 52 яшендәге инглиз ватандашы хатыны Зәйна әл Сабаһ (Jane Felix-Browne) белән бергә Мисырдан Мароккога очканда Мадридта - сыену сорап һава аланында мөрәҗәгать кылган иде.

Бен Ладен аның мөрәҗәгатенең кире кагылуын - тормышына куркыныч янавы турында җитәрлек дәлил булмавы сәбәпле дип аңлатылуын әйтте.

Испания мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Согуд Гарәбстан ватандашы булган Гомәр бен Ладен, "тынычлык яклы булуын һәм әтисенең террорчылыгын кире кагыун белдергән. Гомәр бен Ладенның 2000 елдан бирле әтисе белән сөйләшмәгәнлеге хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG