Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Республика конституциясе турында ни беләсез?


Камиль Зартдинов - бәйсез сәясәтче:


1992 елның 6 ноябрь көне - ул берләшкән дәүләт көне дип исемә кереп калган. Президентны сайлау, нефть байлыгын – халыкка, дигән төшенчәләр белән хәтердә. Ә хәзер шул конституциядән бернәрсә калмады. Сайлаулар бетте, Татарстанда гына түгел, Русиядә дә. Мәскәүдән бик каты басым бара. Рус телен көчләп тагалар, татар телендәге мәктәпләрне ябалар. Беренче урынга православ динен куеп безнең динебезне басалар. Ә конституция һәр халыкка да тигез ирек бирергә тиеш.

Зөфәр Галиев - финанс-икътисад институтында сәясәт фәне белгече:

Хәтеремдә әле, 6 ноябрь көне - конституция көне. Бик зур канун кабул иткән көн булып истә калды. Әле күз алдымда, Ирек мәйданында Миңтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшиннар белән бу көн бәйрәм рухын алды. Конституция әле тулысынча гамәлгә кереп бетмәгән, шуның өчен халык бу көнне урамнарга чыксыннар иде һәм бу көннең бик зур бәйрәм икәнен белсеннәр иде.

Фән Валишин - ирекле фәлсәфәче:

Мөстәкыйльлек, чын мәгънәсендә федерализм кысаларында гына мөмкин.

Пенсионер әби:

Иске фатирлардан чыгарып, бушка яңа фатир бирделәр, шуңа гына сөенәм, менә инде 12 ел була. Президент Шәймиев бирдеме башка кешеме, белмим, әмма бик зур рәхмәт.


Мөстәкыйльлек игълан ителде 1992 нчы елларда, әмма мин бүгенгә кадәр мөстәкыйльлек күргәнем юк. Мин шуны телим, халык тик тормасын иде. Америкаларда һәм башка чит илләрдәге кебек кирәк әйбереңне таләп итәргә, көрәшергә халык урамнарга чыксын иде.

XS
SM
MD
LG