Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама такымына кемнәр керер?


Барак Обама сайланып өлгермәде, инде такымын җыюга да кереште. Алда гаять авыр эшләр көтә, такымга да таләпләр зур.

Барак Обама үзенең администрациясе башлыгы вазыйфасын демократ конгрессмен Рам Эмануэльга тәкъдим иткән. Бу вазыйфа иң әһәмиятлеләрдән санала – Ак йортта эш барышын, президент фәрманнарының үтәлешен, аның янына кемнең керәсен-чыгасын шушы кеше хәл итә.

Администрация башлыгы

Рам Эмануэль

48 яшьлек Эмануэль Обаманың якташы дияргә була, аның да сәяси тамырлары Чикагодан. Обамадан бер яшькә генә олырак булса да ул инде шактый тәҗрибәле, Клинтон идарәсендә киңәшче булган. 2006 елда Конгресста демократларның күпчелеккә ирешүен нәкъ менә ул оештырган санала.

Якыннан белүчеләр аны шаккатыргыч гамәлләр ярата дип сөйли. Бервакыт үзенең көндәшенә ул тартмага үлгән балык салып җибәргән, янәсе кара тамга.

Эмануель президент тәкъдименә ризалык биргән.

Финанс министры

Хәзерге министр Һенри Полсонның финанс кризисы белән көрәшеп инде башы катты. Бу вазыйфа Лауренс Саммерска тәкъдим ителер дигән сүзләр йөри.

Саммерс Клинтон хөкүмәтендә финанс министры булган кеше, хәзер Һарвард профессоры. Демократлар партиясененең консерватив канаты вәкиле. Ирекле базар һәм глобальләшү тарафдары.

Соңгысы Обаманы бераз шикләндерергә дә мөмкин. Әйттик, Обама эш урыннарын Америкадан читтә булдыруга каршы. Моның өчен аны протекционист дип тә йөртәләр.

Тагын бер мөһим вазыйфа – эчке иминлек министры. Сайлау ярышы вакытында Обаманың көндәшләре аны террорчылык белән көрәшә алмаячак дип тәнкыйтьләде. Бу урынга кемнең тәкъдим ителәсе әлегә билгесез.

Дәүләт секретаре

Бу вазыйфа тышкы эшләр министрына тиң, халыкара эшләр өчен җаваплы. Обаманың Гыйрактан гаскәр чыгару вәгъдәсе, Әфганстан, Израиль-Фәләстин низагы, Иранның атом програмы, Русия белән суынган мөнәсәбәтләр – болар барысы да дәүләт секретаре җилкәсендә булачак.

Сайлау ярышы вакытында Обама, кешене эшкә алганда аның кайсы партиядән икәненә карап тормаячагын әйткән иде. Әммә әлегә яңгыраган исемнәрнең барысы да сыналган демократлар.

Кем белә, бәлки ул сүзендә торып үзенең җиңелгән көндәше Джон Маккейнга да эш тәкъдим итер. Маккейн яңа хөкүмәттә эшләргә әзерлек белдерде. Мисал өчен, ул Гыйрак юнәлешендә эшли алыр иде. Сенатор Маккейн кораллы көчләр комитетында иң дәрәҗәле республиканның берсе санала.

XS
SM
MD
LG