Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске машинаңны сатма


Белгечләр дөньядагы финанс кризис киләсе ел башыннан үзен нык сиздерә башлаячак дип фаразлый. Әмма Русиядә аның авырлыкларын күрүчеләр инде бүгеннән үк шактый.

Шуларның берсе Казанда яшәүче Луиза иске машиналарын сатуын, ә яңасын алырга акчалары җитмәвен әйтә.

“Банктан кредит алырга өмет тоткан идек. Әмма 4 банкка мөрәҗәгать итеп карадык берсендә дә бирмәделәр. Безгә бары 100 мең сум гына кирәк иде инде, юкса”, ди.

Русия президенты Дмитрий Медведевнең чәршәмбе көнне федераль җыенга юлламасында: “ил финанс кризистан көчлерәк булып чыгачак” дип сөйләвен күпләр ышанмыйча кабул итте. Чөнки хакимият кризис башлангач банкларга миллионланган сумнар бүлүен дә әйтте һәм кредит алуда авырлыклар булмаячак, диде. Әмма хәтта зур банклардан да кредит алу мөмкин түгел. Мисал өчен Казанда яшәүче Мөһәмәдиевлар гаиләсе “Ак барс”ка мөрәҗәгать иткән булган. Әмма дәрәҗәле банк аларның соравын кире каккан.

"Бирмәделәр", ди Алия Мөһәмәмдиева.

Машина алырга уйлаган яшь гаиләнең хыяллары чәлпәрәмә килгән.

Торак алырга уйлаучылар да хәзер аптырашта. Кризис сәбәпле, фатир бәяләре төшә дип фаразланса да, әлегә бу күренми. Ә социаль торакка өмет итүчеләр киресенчә төзелеш тукталыр яки акрынаер дип шүрли.

Икътисади кризис башлангач күпләр социаль ипотекага керткән акчалар юкка чыкмасмы, дип борчылды. Миңтимер Шәймиев социаль өлкәгә бернинди зыян булмаячак дип халыкны тынычландырды тынычландыруын.

Татарстан президенты каршындагы торак фонды җитәкчесе киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин да:

“Торак фонды ул халыкларга социаль ярдәм өчен эшләнгән, ә андагы халыктан җыелган акча һәм ширкәтләрдән килгән керемнәр кыйммәтле кәгазьләргә салынмаган”, диде.

Әмма торак алу өчен акчалар кертеп баручылар хәзер банкның кризис сәбәпле дип өстәмә акча алып калуында зарлана. Мисал өчен исемен әйтергә теләмәгән бер казанлы: “Мин 50 мең сум керткән идем, шуның 150 сумы кризис өчен дип тотылды”, ди.
XS
SM
MD
LG