Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак Йортта кара тәнле Беренче Ханым


Барак Обаманың АКШ президенты итеп сайлануы белән Мишель Обама Ак Йортка киләчәк беренче кара тәнле Беренче Ханым булды.

1992 елда Ак Йортка президент булып килгән яшь демократ Билл Клинтон үз хатыны Һилларига АКШта сәламәтлек саклау өлкәсендә иминият (страховка) системасында реформалар ясарга кушкан иде. Реформаларны халык әле дә көтә. Аның каравы сәламәтлек саклау өлкәсендә уңышсызлык Һиллари Клинтонга сәяси карьера ясарга бер дә комачауламады. 2001дә ул сенатор булды, быел исә президентлыкка намзәт сыйфатында Ак Йортка барып җитә язды.

Мишель Обаманы нинди язмыш көтә?

Кайберәүләр Мишельне Һилларига охшаталар. Яңа Беренче Ханымның үз фикере бар, аның күп халык алдында чыгышлар ясаганы бар, ул кискен сәяси бәхәсләрдән курыкмый. Билл Клинтон хатыны кебек үк Мишель дә иренең күләгәсендә генә яшәми.

Мишель иренең сайлау алды кампаниясе вакытында туры сүзләр, борычлы белдерүләрдән курыкмады. Барак Обама үз чыгышларында тәннең төсе кебек мәсьәләне күтәрмәскә тырышкан булса, Мишель Висконсин штатында, “беренче тапкыр үз илем белән горурланам” диде. Дэйли Телеграф (Daily Telegraph) язуынча Мишель кәгазьгә карамыйча 45 минуттан артык сөйли ала.

Мишель Обама кызы Саша белән әтиләренең чыгышын тыңлый

Әлегә Мишель Обама тулысынча үзен гаилә һәм балаларына багышлаган. 44 яшьлек ана ике кыз бала үстерә. Барак белән алар 16 ел элек Мишель Чикагода хокук ширкәтендә эшләгәндә гаилә корган. Ул чакта Мишель иреннән күбрәк акча эшләгән булган. Чикагодагы гади эшче гаиләсендә туып үскән Мишель АКШның иң абруйлы уку йортларының берсен, Принстон (Princeton) университетының социология факультетын, аннары Һарвардның (Harvard) хокук бүлеген тәмамлаган.

АКШта чыгучы йолдызларның модасы һәм яшәү рәвеше турында язган бер журнал (Vanity Fair) Мишель Обаманы 2008 елда иң яхшы киенгән хатын-кызлар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG