Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:31

Миңтимер Шәймиев, Обаманың җиңүе илдәге демократия институты нәтиҗәсе, дип саный.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Америка Кушма Штатларында Барак Обаманың президент итеп сайлануын тотрыклы демократия күрсәткече булып тора, дип саный. Бу хакта ул “Инферфакс” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәдә әйтте.

“Бөтен дөнья һәм шулай ук Русия җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп иткән бу сайлауда, АКШ тарихында кара тәнле намзәт – Барак Обаманың җиңүе, бу илдә гасырлар дәвамында хакимиятне оештыруда демократия институтларының тайпылышсыз эшләвен дәлилли”, диде ул.

XS
SM
MD
LG