Accessibility links

Кайнар хәбәр

IMF: Глобаль икътисади үсеш әкренәя бара


Вашингтон - Халыкара акча фонды IMF, дөньяда икенче дөнья сугышыннан бирле бәлки дә беренче тапкыр, тәрәккый иткән илләрнең икътисады киләсе елга аз үсеш күрсәтәчәген белдерде.

IMF ил хакимиятьләренә процентларны киметергә киңәш итә.

Халыкара акча фонды октябрь аенда дөнья икътисадында 3 % үсеш булачагын алга сөргән иде. Фонд бу исәпләвен хәзер 2.2 %ка калдыра.

Фонд хисабында, килсәсе ел Кытай икътисадындагы үсеш 8.5 %ка һәм Русиядәге еллык үсеш исә 3.5 % кә калачак дип фараз белдерә. IMF бу шартларда икътисадны җанландыру өчен, хакимиятьләргә салымнар һәм дәүләт чыгымнарын яхшы контрольдә тоту өчен яңа сәясәт булдырырга киңәш итә.

Пәнҗешәмбе Европа һәм Американ биржасындагы төшештән соң, Азия биржалары да көнне югалту белән башлады.

Япониядә төшке сәгатьләрдә, индекслар 4 %дән артык кыйммәтен югалтты.

Көньяк Корея үзәк банкы да процентларны 3 тапкыр киметеп 4 % калдырды.

Британиядә исә кичә, илдә 1981 елдан бирле күрелгән иң зур процент киметү чарасын кабул итеп, процентларны 4.5тән 3 % киметте.

XS
SM
MD
LG