Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:43

Обама һәм Олмерт Израиль-Фәләстин сөйләшүләрен җанландырачак


Иерусәлим - Израиль премьер-министры Эһуд Олмерт белән АКШның яңа сайланган президенты Барак Обома, Джордж Бушның президентлыгы вакытында башлатылган Израиль-Фәләстин тынычлык сөйләшүләрен дәвам иттерергә килешүе хәбәр ителә.

Бу хакта алар кичә телефон аша сөйләшкәндә килешкән. Премьер-министр белдерүендә, ике җитәкченең Израиль-Фәләстин арасындагы тынычлык сөйләшүендә соңгы вәзгыять һәм иминлек мәсьәләсе хакында сөйләшүе, бу сөйләшүне тизләтү мәсьәләсендә килешүләре әйтелә. Ләкин икенче яктан, Буш хакимияте кичә, Бушның мөддәте тәмамланачак ел ахырына кадәр Израиль-Фәләстин тынычлык сөйләшүләрендә алгарыш булмаячагы белдерде. Моның сәбәбе исә Израильдә вакытыннан алда булачак сайлаулар белән аңлаттылар.

XS
SM
MD
LG