Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида Себер татар яшьләре фестивале узды


Фестивалҗдә катнашучылар
Фестивалҗдә катнашучылар

Себер тарихында беренче мәртәбә татар яшьләре җыелып, булган проблемалары, ирешкән уңышлары, яшь буынның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр.

Себердә җирендә үткәрелгән беренче татар яшьләре фестивале үзара танышудан башланып китте. Яшьләр үзләре яшәгән төбәкләрдәге милләттәшләребезнең халәте, үз оешмаларының эшчәнлеге белән кыскача таныштырып үттеләр, күпләре җырда, биюдә, шигърияттә булган осталыкларын да күрсәттеләр, Новосибирски татар яшьләренең Шаяннар һәм тапкырлар клубы чыгыш ясады һәм “Алтын йолдыз” яшьләр клубының эшчәнлеге белән фотофильм аша таныштырдылар.

Фестивальдә катнашучыларның географиясе шактый киң – Иркутскидан Төмәнгә кадәр иде. Төгәлрәк санап үткәндә – яшьләр Новосибирскиның үзеннән, өлкәнең Куйбышев районыннан, Төмән, Омски, Кемерово, Томск, Иркутски шәһәрләреннән булдылар. Ә инде Татарстаннан килгән җырчылар һәм Казакъстанның Семей шәһәре татар сәнгать мәктәбе баянчылары фестивальнең концерт программасын баеттылар. Кәрим Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның тәбрикләвен җиткерде, конгрессның бүләкләрен тапшырды.
Зөфәр Харисов дәрес бирә


Шулай да кайбер төбәкләрдән фестивальгә чакырылган яшьләр килмәгән иделәр. Оештыру эшләрендә актив катнашкан Новосибирскиның “Алтын йолдыз” татар яшьләре клубы җитәкчесе Алия Халикова: “Катнашучыларың саны күберәк булыр дип көткән идек, кайберәүләр килә алмадылар. Чөнки Себер зур, аралар ерак, юл чыгымнары шактый”, дип үкенечен белдерде.

Фестиваль үзе дә форум буларак үткәрелергә тиеш булган, әмма рәсми даирәләрдән бирелгән киңәш буенча әлеге яшьләр чарасы “фестиваль” дип исемләнгән. “Сәяси юнәлештә алып барылуыннан курыктылар ахры. Әмма без барыбер жаен таптык, яшьләргә әйтәсе килгән фикерләребезне җиткердек, алар моны аңладылар”, ди Новосибирски татар милли-мәдәни мохтарияте активисты, биология фәннәре кандидаты Равил Бәдретдинов.

Дөрестән дә, түгәрәк өстәл артында ачыктан-ачык сөйләшүләр булды, кыю фикерләр әйтелде. “Гаиләдә Ислам”, “Гаилә һәм гаилә тормышы”, “Яхшы татар гаиләсе нинди булырга тиеш” дигән темалар буенча кызу бәхәсләр дә булып алды. Күпләр, киләчәкне уйламыйча башка милләт кешесе белән гаилә кору – ялгышлык, дигән фикер белән килеште кебек. “Хәтта мөселман дип тә башка милләт кешесе белән кушылырга ярамый, әтисе яисә әнисе казакъ буламы, үзбәкме, кыргызмы – балалары барыбер татар булып үсми, шулай итеп, мөселман гаиләләре дә татарларның әкренләп югала баруына сәбәп була”, дип, бу фикерне Казакъстаннан килгән Габделхак Ахунҗанов та ныгытты.

Туган телне саклау темасы да беркемне дә битараф калдырмады. Әйтергә кирәк, фестиваль барышында яшьләрнең яртысыннан күбесе асылда үзара рус телендә аралашса да, Новосибирски өлкә татар мили-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мөдәррис Абакировның “Кем татарча аңламый?”, дигән соравына бер генә кеше кул күтәрде.

Яшьләр тел югалуның төп проблемаларын билгеләделәр. Беренчедән, алар фикеренчә, белем бирү системасында туган тел укытуның торышы, аннан соң телевидение-радио булмау, катнаш никахлар, дәреслекләрнең камил булмавы. Ахырда, нинди генә сәбәпләр булмасын, телны саклау һәркемнең үзеннән тора, дигән уртак бер фикергә киленде. “Мин горур татар булуым белән” дигән гыйбәрә безнең төп мәсләк булып торсын диелде анда.


Яшьләргә киләчәктә үсешкә ирешү өчен нинди юллар бар? Бу сорау буенча төрле төрле фикерләр, тәкъдимнәр күп булды. Фәнни семинарлар һәм спорт буенча чаралар үткәрү, татар гаиләсен ныгыту буенча эш алып бару, тел, җыр, бию буенча түгәрәкләр оештыру, күберәк татар музакасын тыңлау, фото-йөгереш, чәкчәк бәйрәмнәре уздыру зарур дигән тәкъдимнәр хупланды.

Яшьләр шушы санап үтелгән һәм башка сорауларны туплаган резолюция кабул иттеләр, Себер татар яшьләре фестиваленең даими эшләүче комитетын төзеделәр. Анда фестиваль эшендә катнашкан барлык делегацияләрдән вәкилләр билгеләнде, Себер татар яшьләре фестивале комитетының һәм Казандагы татар яшьләре Форумы бюросы эшләрен яраклаштырып алып барырга кирәк дигән карарга киленде. Себердә фестивальне киләчәктә һәрьелны яисә ел аралаш оештырырга кирәк дигән карар да кабул ителде.

Омски шәһәр мөхтәриятеннән Себер татар яшьләре фестивале комитетына Омски Дәүләт педагогия университеты талибе Айрат Әхкамов сайланды.

Яшьләр фестивале кысаларында тел һәм мәдәният буенча мастер-класслар, әле чагыштырмача яшь – күптән түгел генә 115 еллыгын билгеләгән Новосибирски шәһәренең истәлекле урыннары белән танышу, “Төрки чибәре” бәйгесе, төнге дискәтүкләр булды. Фестиваль зур концерт белән тәмамланды.

Себердә татар яшьләре фестивале узды. Новосибирски өлкә татар үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова да “Күп көч салдык, кызганыч, катнашучылар бик күп булмады”, дип үкенечен белдерде.
“Алтын йолдыз” яшьләре


Новосибирскиның “Алтын йолдыз” татар яшьләре клубы җитәкчесе Алия Халикова: “Без барыбыз да – Төмәндә дә, Осмкида да, Иркутскида да татар мәдәниятен саклый һәм аны яшьләргә тапшыру өстендә зур эш эшлибез, максатыбызга ирештек, фестивальгә үз мәдәниятләренә битараф булмаган һәм аны сакларга омтылучы яшьләр килде, тәҗрибә алыштык, без нәрсәдер бирдек, үзебез нәрсәдер алдык”, ди.

Рауза ханым исә, “Алтын йолдыз” клубы яшьләре белән горурланам, алар хәтта сыра эчмиләр, тәмәке тартмыйлар, барлык чаралар чәй белән үтә”, дип яшьләре мактады.

Киләчәге булырмы бу фестивальнең, Себердә татар яшьләре оешып китә алырлармы, әлегә төгәл әйтеп булмый. Һәрхәлдә, Новосибирски яшьләренең бу эшне дәвам итәргә теләкләре юк түгел.
XS
SM
MD
LG