Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кавказ” Татарстанны бәйсезлеккә чакырды


Абхазиянең “Кавказ” бию ансамбле Казандагы концерты вакытында Абхазия һәм Татарстан әләмнәрен күтәреп чыкты.

Абхазиянең “Кавказ” халык бию ансамбле башкарган һәр биюгә алкышлар мулдан булды. Ә менә соңгы “Кавказ” хореографик күренешеннән соң биючеләр Абхазия һәм Татарстан әләмнәрен күтәреп чыккач, тамашачы бу сәнгать төркемен тагы да көчлерәк алкышлар белән һәм рәхмәт сүзләре кычкырып сәхнәдән озак җибәрмичә торды.
Бию сәнгате үзенчәлекле. Әйтәсе сүз дә, җиткерәсе фикер дә биюдә. Шүңа күрә, мөгаен, Русия президенты бәйсезлеген игълан иткән Абхазиянең дәүләт символы янында Татарстанныкын да күрү күңелләре белән бәйсезлеккә өметләнгәннәрне бигрәк тә канатландырып җибәргәндер… Кавказлылар чыгыш ясаган көн Татарстан констутициясе кабул ителгән көнгә дә туры килде бит.
“Татар байрагын һәм үзләрнең байрагын алып чыккач бу концертның онытылмаслык бер мизгеле булды. Күңелләр дулкынланып кычкырып елап җибәрәсе килде”,- ди Лена Нуретдинова. Ул “Кавказ” биюләрен күрү өчен махсус Теләчәдән үк килгән.
“Мин Кавказ халкына гашыйк. Әле монда килгәндә улыма әйтәм, монда грузиннар да күптер, дим. Аннары күңелсез хәлләрне искә төшердем дә, мин әйтәм, алар бит монда юк. Ә ни өчен булмаска? Ни өчен аерылырга соң менә шулай итеп?”
“Кавказ” ансамбленең җитәкчесе Кандид Тарба: “Безнең өчен кайгылы булган вакыйгалардан соң Грузиядә чыгыш ясаганыбыз булмады”,- диде. Ә Абхазиядә яшәүче грузиннар белән алар дустанә мөнәсәбәттә.
“Бездә грузиннар да әз яшәми. Абхазия күп милләтле ул. Эстоннар, греклар да бар. Ә грузиннарга килгәндә алар безнең белән бергә яши. Бездә калган һәм бу сугышларны башларыннан кичергән грузиннарга башта җиңел булмады. Әмма аннан соң яхшырак яши башлады. Абхазлар белән бергә бу сугышны кичергәннәр хәзер начар яшәми”,- Кандид Тарба.
“Кавказ” бию ансамблендә баштарак ул яклардагы барлык милләт вәкилләре дә биегән. Хәзер исә төркемдә барсы да абхазлар диярлек. Кавказдагы тотрыксызлык һәм тормышның җиңел булмавы аларның бер өлешен туган җирләренә кайтып яшәргә, икенче бер өлешен башка җирләргә китергә этәргән, күрәсең. Шулай да…
“Бу төркемне оештырганда аның максаты Кавказдагы барлык халыкларның биюләрен күрсәтү иде. Бүген дә без аларны башкарабыз. 6-7 халык биюе бар безнең. Уңышы да шунда аның. Безнең абхаз, адыг, кабарда, осетин, авар, чечен биюләребез бар”.
Кандид Тарба сүзләренчә, аларны чит илләрдә дә, төрле халык ара фестивальләрдә көчле алкышларга күмәләр, Русиянең төрле шәһәрләре буйлап йөргәндә дә кабат килүләрен сорап калалар. Казанда алар беренче тапкыр гына түгел.
“Кавказ” ансамбле Русия буйлап та, чит илләргә дә Русия паспорты белән чыга. Үзләренең эчке абхаз паспортлары да бар икән. Әмма аның әлегә бернинди хокукы юк. Русия президенты бәйсез дип игълан иткән Абхазия киләчәктә нинди дәрәҗәдә булыр соң? Бөтенләй бәйсез дәүләтме? Русиянең бер республикасымы? Билгеле булганча әлегә Абхазиянең үзенең акчасы да юк. Рубльләр әйләнештә.
“Мин бәйсез дәүләт булырбыз дип уйлыйм. БДБ- бәйсез дәүләтләр берлеге эчендә”,- ди Кандид Тарба. Абхазияне Русиянең хәрби көчләре урап алуга куаныч кына белдерә ул.
“Хәзер анда шундый зур эшләр бара. Шундый күп хәрәкәт. Тынычлык көчләре үзләренең мандатларын тапшырды инде. Алар китте. Хәзер анда Русиянең кирәк булган кадәр гаскәре урнашкан. Диңгездә дә хәрби кораблар тора”.
Белгечләр әйтүенчә, Русия байларын Абхазиянең диңгез буендагы шифалы җирләре кызыксындыра. Алар аны хосусыйлаштырып үзләренә алу куркынычы да янарга мөмкин.
“Абхазлар үзләре дә, безгә бик сак булырга кирәк, дип сөйләнә. Зур акчалар белән килерләр дә безне читкә кагулары бик мөмкин”,- дип әйтә”,- дип Бакандит киләчәктә мондый проблема да туарга мөмкин икәнлеген кире какмый.
Ник дигәндә, “Кавказ” ансамбленә Русиянең төрле калаларында күп чыгышлар ясарга туры килә. Шуңа күрә, гади халыкның ничек яшәве, дөреслек аларның күз алдында. “Русиядә соңгы 10-15 ел эчендә билгесез юллар белән архимиллеардерлар булганнар гына яхшы яши. Без йөрибез, күрәбез. Ә төп халык хәерчелектә”,- ди Кандид Тарба. Абхазиянең үзенә килгәндә исә, аның сүзләренчә, тормышлар никадәр генә авыр булмасын, халык үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә хәерчелеккә төшмәгән.
Кавказ халкы тырыш та, кирәк булса кулына корал да ала, ди сәнгать җитәкчесе. Август аенда булган низаг вакытында ансамбльнең бер биючесе кулына корал тотып Кодор тарлавыгында торган. “Бу безнең халыкның холык-фигыле, гадәтләре. Татарлар да үзләренең холык-фигыльләре белән кимен куймый. Татарларда да дәрт-дәрман көчле. Әмма безнеке исә, ул башкачарак. Ул Кавказда яшәүче барлык халыкларга таулардан һәм табигатьтән килә”,- ди Кандид Тарба.
XS
SM
MD
LG