Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция кризистан чыгу юлын тәкъдим итә


Франция дөнья икътисады өстеннән контроль вазифасын Халыкара Валюта Фондына тапшырырга тәкъдим итә. Брюссельдә Европа Берлеге җитәкчеләре очрашты.

Европа Берлегендә рәислек иткән Франция дөнья икътисады өстеннән контроль вазифасын Халыкара Валюта Фондына тапшырып глобаль финанс системага ышанычны кайтару өчен финанс дөньясының ачык һәм үтә-күренмәле булу шартын куя. Моңа финанс даирәләрнең бер төрле кануннар нигезендә эшләү юлы белән ирешеп була.

Глобаль финанс күзәтүче вазифасын Халыкара Валюта Фондына тапшырып Франция югары финанс урыннарга үсеп килүче илләрдән дә икътисадчыларны җәлеп итү мөмкин булачак, дип саный. Моңарчы дөнья икътисады белән идарә итү АКШ белән Европа илләре кулында булды.

Әлеге планны Франция АКШ һәм дөньяның тагын 12 иленә, шул санда Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Русиягә тәкъдим итте һәм аның 15 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәгенә өмет итә.

Әмма Европа җитәкчеләре Франциянең бу планын дәррәү хуплап каршы алмады. Тарихта халыкара икътисадны контрольгә алу очрагы булганы бар инде. Бу 1944 елда, икенче дөнья сугышы вакытында кирәк булды.

Бу юлы АКШ үз икътисадына тыкшынуны хупламас, дип фаразлана. Франциянең "Le Monde" басмасы язуынча "американнар Халыкара Валюта Фондын үсештә булган илләр өчен дип кабул итә. Кытай белән Һиндстанның үз икътисадын күзәтү эшенә алынуын АКШ ошатмаска мөмкин".

Европа белән АКШ арасында финанс кануннарда зур аермалыклар да бар. Европа Берлегенең үзендә дә Франция планына бер төрле караш юк. Бүгенге көндә Халыкара Валюта Фондын француз Доминик Страус Кан җитәкли. Кайберәүләр, президент Николя Саркози кризистан файдаланып Франция йогынтысын ныгытырга тели, дип саный.

Ноябрьнең 15дә Вашингтонда икътисадлары алга киткән 20 ил башлыкларының саммиты була. Европа Берлеге җитәкчеләре яңа сайланган президент Барак Обамага зур өметләр баглый. Әмма вазифасына әле гыйнварның 20дә генә керешәчәк Обаманың саммитта катнашу-катнашмавы әле хәл ителмәгән. Белгечләр, Обама вакытыннан алда андый глобаль мәсьәләләрне хәл итүдән тыелып торыр, дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG