Accessibility links

Русия һәм Венесуэла 40 яңа проект өстендә сөйләшә


Kаракас - Рәсмиләр белдерүенчә, Русия һәм Венесуэла арасында икътисади, сәнәгать, энергия һәм элемтә кебек өлкәләрдә 46дан артык яңа проектны башлау турында киңәшләшү бара. Әлеге хәбәр кичә Русия премьер министры урынбасары белән махсус сәүдәгәр төркеменең Венесуэла башкаласына кылган сәфәре вакытында белдерелде. Рәсмиләр проектлар арасында, шулай ук тыныч атом энергиясе хезмәттәшлеге һәм Мәскәү-Каракас арасында туры очышлар булдыру кебек проектләрның булуын да белдерде.

Русия президенты Дмитрий Медведевның да бу ай ахырына таба Венесуэлага килиүе көтелә. Ике ил шулай ук уртак хәрби диңгез көнегүләре үткәрүне планлаштыра.

Русия белән Венесуэла соңгы елларда мөнәсәбәтләрен арттырды. Венесуэла президенты Һүго Чавез белән Русия арасында 4 миллиард долларлык хәрби корал килешүе булган иде.


XS
SM
MD
LG