Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кара президент - ак сәхифә


Яңа АКШ президенты Обама алып барачак сәясәт Төркияне дә җитди рәвештә кызыксындыра. Шул сәбәпле төрек мәтбугаты бу сайлауга зур игътибар бирде.

АКШта демократик партия кандидаты, кара тәнле Барак Хөсәен Обаманың президентлык ярышында җиңүенә Төркиядә дә зур әһәммият бирелде. Сайлау алдыннан да, сайлау көнендә дә байтак телеканалларда махсус программалар тапшырылды. Шушы программаларда журналистлар, пенсиядәге илчеләр, академиклар һәм икътисадчылар үз карашларын белдерде. Сайлау көне исә, ике ил арасындагы сәгать аермасы буллу сәбәпле, АКШтагы сайлау нәтиҗәләре билгеле була башлаган иртәнге сәгатьләргә хәтле кайбер каналлар, АКШтагы корреспондентлары аша тамашачыларга мәгълүматләр тапшырды. Чакырылган кунакларның анализлары тыңланды.

Иртәнге газеталар сайлауның төгәл нәтиҗәсен язалмасалар да, Обама алда дип язып чыктылар. Тик газеталарның 6 ноябрь санында гына, АКШта президентлык ярышын Обама отты дигән хәбәрләр чыкты. “Җөмһүрият” газетасы “Америка халкы үзгәрешне сайлады”, дип Обаманың сайлау алды кампаниясендә халыкка биргән “үзгәреш” вәгъдәсен искә төшерде.

“Заман” газетасы да охшаш рәвештә “АКШка үзгәреш килде” дип язды. “Тараф” газетасы “Бу сезнең уңышыгыз” дигән рубрика белән, Обаманың сайлауны отканнан соң, йөз меңнән артык сайлаучы алдында әйткән сүзләрен искә төшерде. “Акшам” газетасы “Обама тарих язды” дигән рубрика белән чыкты. “Яңа Азия” “Кара Президент - Ак сәхифә” дигән рубрика кулланганда, “Яни Шәфәк” “Оһбама” дип, оһ- ягъни бик яхшы Обама дип сүз уены ясаган баш исем кулланды. “Терҗеман” газетасы исә “Коллыктан президентлыкка” дип язып, АКШтагы негрларның тарихына ишарә ясады.

Премьер Рәҗәп Тайип Эрдоган исә яңа президент белән очрашып күрешү юллары эзләве турында белдерде. Ул 13-18 ноябрь көннәрендә АКШта булачак. Оппозициядәге иң зур партия Җөмһүрият халык партиясе лидеры Дәниз Байкал: “Америка халкы имтиханнан бик яхшы үтте. Бу АКШ өчен бер борылыш ноктасы”, дип белдерде. Вак газеталарның берсе Биргүннең: “Американың кара малае бөтен дөньяда өмет буларак кабул ителә”, дип Обаманы элекке премьерлардан Бүләнт Эҗәвит белән чагыштырды. Чөнки Эҗәвиткә дә сайлаучылар өмет дип караганар иде. “Ләкин Обаманың да ахыры Эҗәвит кебек бетәчәк ”, дип яза газета. Моның белән дә Обама соңгы чиктә Эҗәвит кебек уңышсыз булачак дигән фикерне аңлатырга тырыша.

Обаманың АКШның 44-нче президенты булып сайлануына төрек матбугаты, сәяси анализчылары һәм сәясәт эшлеклеләре асылда бик үк шатланмадылар. Чөнки ул сайлау алды кампаниясе вакытында, чыгышы белән әрмән сайлаучыларны канәгатьләндерү максаты белән, Америка Конгресыннан Госманлы империясенең 1915 елда әрмәннәрне сөреп геноцид ясауда гәепләгән канун проектын раслаячагын вәгъдә иткән иде. Моннан алда АКШ Конгресыннан шундый проектларны президентлар расламыйча килделәр. Мондый бер проектның кануннашуы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә бик тискәре йогынты ясаячак. АКШ кебек бер илдә геноцид гаебе кабул ителсә, башка байтак илләрдә дә мондый кануннар үтәр дигән курку бар төрекләрдә. Дөрес, 21 дәүләт шушы геноцид гаепләвен кабул иткән иде инде. Алар арасында Алмания, Франция, Италия һәм Русия кебек илләр бар. АКШ-та да 50 штаттан 41-е моны кабул итте. Асылда Төркия барлык шушы илләргә протест белдерсә дә мөнәсәбәтләр дәвам итә.

Асылда Төркияне борчыган һәм борчып торачак тәрәккиятьләр АКШ хәрби контроле астындагы Гыйрактагы тәрәккиятьләр. Обама бу илгә карата нинди сәясәт алып барачак микән? Чөнки идәнасты көрд партизан оешмасы ПККның базалары Төньяк Гыйракта һәм партизаннар шуннан үтеп Төркиянең төрле өлешләренә һөҗүмнәр оештыра. Тик ул гына түгел, ПКК партизаннары Истанбул кебек зур шәһәрләрдә дә террор активлыклары алып баралар.
XS
SM
MD
LG