Accessibility links

Кайнар хәбәр

2008 елның иң зур табышларыннан берсе - Биологик кул


Бармакларының барсын хәрәкәт иттерә алган Touch Bionics ширкәте тарафыннан уйлап табылган ясалма кул, Time журналында дөньядагы 50 яңа табыш арасында 14 урынны алды.

Биологик кулны уйлап табу өчен белгечләр 20 ел эшли. Бу тикшерүнең соңгы җимеше булган биологик кул, ачылып ябыла торган эләктергеч рәвешендәге элекке модельләрдан аермалы буларак, бармакларын уйната ала.



Чыдамлы пластик метариалдан ясалган биологик кул, кредит карты кебек нечкә әйберләрне тота ала торган ясалма кул, хәзергәчә 400 артык инвалидтә кулланылган.

Touch Bionics ширкәте башлыгы Стуарт Меад, ясалма кулның Time журналы кебек халыкара журналда кешеләргә танытылуы безнең өчен бик зур уңыш иде, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG